Җиңү көне белән бәйле хатирәләр

2025 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

Арчада Җиңү көне бәйрәменә килүчеләр белән исәнләшеп, хәл-әхвәлләрне сорашып, сөйләшеп тордык. Һәркем ачык йөз белән матур итеп сөйләште. Һәркемнең сугыш белән бәйле истәлекләре бар

Әнисенең апасы Суслонгерда иза чигә

Иң беренче юлымда Лесхозда яшәүче Миңлекамал Гарипова очрады.

Сөйләшеп киттек. “Минем чын исемем Шәмсенур, – диде ул. – 9 май – бик дулкынландыргыч көн. Елата... Илдә сугыш кагылмаган бер генә гаилә дә калмаган. Әни (Фәрхинур) безнең сугыш вакытында тракторда эшләде. Пөшәңгәр авылыннан әнинең бертуган Бибинур апасын сугышка алганнар. Ире белән икесе ике якка чыгып киткәннәр. Русча белмәгән, укымагач, укый да, яза да белмәгән. Шуннан сугышка әзерләргә дип Суслонгер лагерена җибәргәннәр. Анда урман кискәннәр, михнәтне күп күргәннәр. Больницага эләгә. Балконда уйланып басып торганда башы әйләнеп китеп балконнан егылып төшә. Үлми, әмма җиңеләя. Суслонгердан азат иткәч, әни апасын барып алып кайта. Кайтуларына әби тәмле ипи пешереп куйган була. Ач карынга шул ипине ашап, Бибинур апа бер ел сәкедә авырып яткан. Сәламәтләнде. Башы да рәтләнде. Эшчән, кырыс, таләпчән, пөхтәлекне ярата торган кеше иде. 

Кайтып тазаргач, Бибинур апа колхозда ипи пешергән, председательгә булышып жирләр үлчәп йөргәннәр. 86 яшькә кадәр яшәде. Укыган булсам, мин Ленин булыр идем, шул тапкырлау таблицасын да белмисез, дияр иде. Чыпта суктылар. Бибинур апа сугышка кадәр кияүгә чыккан. Сугыш башлангач, ире белән икесе ике якка чыгып киттеләр. Ире сугыштан исән кайтты, бер малай үстерделәр. Уллары 33 яшьтә кинәт кенә китеп барды. Ике баласы калды. Ил-көннәребез тыныч була күрсен, михнәтләр күрергә язмасын...».

Армиядән кайтканнан тракторда

Кышкардан Мәхмүт Ибраһимов “Сугышчан туганлык” оешмасы оештырган очрашуларда гел була.

9 май көнне дә алар – Әфганстанда, Чечняда, махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүчеләр Арча үзәгендәге һәйкәл янына җыелдылар. Шунда үзләрен фотога төшердек, күрешеп сөйләштек. “Әти Мәсгутнең әтисе Әхәт бабай һәм аның энесе Камал абый сугышта катнашканнар, – дип сөйләде Кышкардан Мәхмүт Ибраһимов. – Абыйлы-энеле Әхәт бабай белән Камал абый икесе дә сугышта һәлак булган. Үзем 1981-1983 елларда Әфганстанда хезмәт иттем. Почта да ташыдым, киномеханик та булдым. Перевозчик булып хезмәт иттем. Армиядән кайтканнан бирле авылда тракторда эшлим. 9 май – безнең өчен бәйрәм, дулкынландыргыч бәйрәм, искә алу көне“.

Сугыш бетәргә берничә көн калгач вафат

“Фотода минем әти Нурлыбаян, ул Баулыдан, сугыш вакытында Польшада резервта торганнар, аларны бик күп тапкыр бомбага тотканнар, сугыш беткәч тә 7 ел армия сафларында булып кайткан, – дип сөйләде Арчаның 2нче мәктәбендә башлангычлар укыткан Халидә Халитова.

–  Әтинең бертуган абыйсы Фаткылбаян абый сугышның беренче көненнән үк фронтка алынган. Бик кызганыч, сугыш бетәргә санаулы көннәр калгач, 1945 елның апрелендә Кенигсбергта һәлак булган. Әтинең әтисе Гыймазетдин, әнинең әтисе Гатаулла – ике бабам да сугышта һәлак булганнар. Минем Вәсилә әни Фәнис Яруллинның бертуган апасы. Тормыш иптәшем Илгизнең әтисе офицер Гаяз Халитов Сталинград сугышында катнашып, исән-сау туган ягы Арчага кайткан. Җиңү бәйрәмен без сөенечле һәм авыр хатирәләр белән искә алабыз. Ни өчен сөенечле – чөнки җиңгәнбез һәм сугыштан исән-сау кайтучылар булган. Авыр хатирәләр – чөнки күпме кеше сугышта әрәм булган, тылда балалар, хатын-кызлар авыр эш, ачлык белән җәфа чиккән. Тынычлыкта яшәүгә ни җитә!”.

Өч бертуган кыз Җиңү бәйрәмендә очрашалар

Мин алар белән Арчада Җиңү бәйрәмендә очраштым. Чыгышлары белән Күкчә Бирәзәдән. Икесе Арчада, берсе Казанда яши.

Алар: Мөнәвәрә Ногманова, Мәүлия Нәҗипова һәм Мөршидә Шәймәрданова. Мөнәвәрәнең улы махсус хәрби операция зонасында. “Без өч бертуган кыз Җиңү бәйрәмендә очрашабыз, мәрхүмнәрне искә алабыз, зиратка барабыз, – дип сөйләде алар. – Безнең әти – Афәрин Сафиуллин 1943 елны сугышка киткән, 1950 елны гына кайткан. Әти Берлинга кадәр барып җиткән. 1946 елны Германиядә төшкән фотосы да бар. Тыныч тормышта әти 81 яшькә кадәр яшәде. Ростовта җирле промышленность институтында укыган. Арчада кирпеч заводында эшләде. Пенсиягә май заводыннан чыкты. Әтинең бертуган абыйсы сугышта үлеп калган. Әнинең дә бертуган абыйсы сугышта һәлак булган. Танкта янган. Безнең өчен Җиңү көне истәлекле, искә алу  көне. Ил-көннәр тыныч, үзебез исән-сау булыйк!“.

Өч ул сугыштан кайтмаган

Югары Мәтәскәдән Илсөя Минҗанова: “Җиңү көнендә елыйсы килеп тора. Үткәннәр, хатирәләр яңара. Әни Мәрфуга безнең Көек авылыннан. Әтисе Әхмәдулла бабай сугышта үлгән. Германиядә әсирлектә булган. Кайда күмелгәне билгеле түгел. Поездда кайтканда калдырып киткәннәр. Бабай Әхмәдулланың бертуганнары Хәбибулласы да, Заһидулласы да сугышта һәлак булган. Гайфулла бабайның өч улы үлгән. Фамилияләре Гайнуллиннар. Әни ягы. Көекнекеләр. Мондый афәтләрне беркемгә дә күрергә язмасын. Дөньялар тыныч була күрсен...“.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International