Әйе, бу көнгә дә озак калмады. Белгечләр бик әйбәт шартлар булганда үләннәр тәүлеккә 10 сантиметрга кадәр үсә ала, диләр.
14 майда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механикалаштыру бүлеге җитәкчесе урынбасары Инсаф Шәрәфиев җитәкчелегендәге комиссия район хуҗалыкларында азык әзерләү техникасының әзерлеген кабул итте.
“Игенче“ ширкәтендә техниканы кабул итүдә район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов та катнашты. Ул механизаторлар белән сөйләште, эшләрендә уңышлар теләде.