500 тонна – хыял гына түгел!

2025 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

Район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов якындагы биш елда хуҗалыкларда көнлек савымны 500 тоннага җиткерү бурычын куйды

Ильяс Фәттахов

Һәм бу буш урында туган сан түгел. Хуҗалыкларда булганда да ул җитәкчеләрнең игътибарын шуңа юнәлтә.

“Ак Барс” агрокомплексы” ширкәтендә сыерлар санын быел 1500 башка җиткерергә исәплиләр. 2026 елда тагын 3 мең сыерга исәпләнгән комплекс төзи башлыйлар.

“Курса МТСы” ширкәтендә 1000 сыерга исәпләнгән комплекс төзелә.

“Казанка” ширкәте җитәкчесе Айдар Сабиров район җитәкчесенә тагын 1000 сыерга исәпләнгән булачак комплексның урынын күрсәтте.

“Кишет” ширкәте 3000 сыерга исәпләнгән комплекс төзергә тотына. “Игенче” ширкәте 1200 сыерга, “Ватан” ширкәте 1000 сыерга исәпләнгән комплекс төзи. “Яңарыш”, “Кырлай” ширкәтләре төзелә торган комплексларның чираттагы этабын дәвам итәләр.

Ә инде “Вамин сөтчелек берләшмәсе” ширкәте республикада иң зурлардан булган – 4200 сыерга исәпләнгән комплекс төзелешен дәвам итә.

“Комплекслар төзү – заман таләбе, – ди район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов. – Киләчәкне уйлаган һәр җитәкче моңа бүгеннән үк тотынырга тиеш”.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International