Кыр батырларына бүләкләр

2025 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

Район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов язгы кыр эшләрендә үрнәк булган механизаторларга вымпеллар һәм акчалата бүләкләр тапшырды.

Алар арасында “Курса МТСы” ширкәтеннән Рәйхан Галимуллин, “Казанка”дан Фаил Хәлиуллин, “Игенче” ширкәтеннән Илнар Ситдыйков, Нияз Йосыфҗанов, “Яңарыш” ширкәтеннән Данис Мөхәммәтҗанов, Зөфәр Дияров, “Кырлай“ ширкәтеннән Рафил Гомәров, Данил  Рәхимов бар.

Район җитәкчесе  “Кырлай“ ширкәте директоры  Ризван Мәрдәновны туган көне белән котлады, аңа ТР авыл хуҗалыгы министрының Рәхмәт хатын тапшырды.

15 майга район хуҗалыкларында 35170 гектар бөртекле һәм бөртекле сабан культураларының 25568 гектары чәчелде. “Курса МТСы”, “Яңа-рыш”, “Игенче”, “Казанка” ширкәтләрендә эшләр аеруча оешкан төстә бара.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International