Әлеге сүзләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов 14 майда авыл җирлекләре башлыклары белән уздырылган семинарда әйтте
Семинар
Ильяс Фәттахов
Дөрестән дә, җирлек башлыклары үз территорияләрендәге һәр нәрсә өчен җаваплы, район җитәкчесе әйткәнчә, әгәр ул уңган, булган, кешеләр белән уртак тел табып эшли икән, җирлектә бар да тәртиптә була. Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова – нәкъ әнә шундый җитәкче.
Семинарда катнашучылар моның шулай икәнлеген үз күзләре белән күреп инандылар. Биредә юллар да менә дигән, мәктәпләр, балалар бакчасы, мәчетләр, мәдәният учаклары, медпунктлар гөрләп эшләп тора. Халык күп итеп терлек асрый, “Игенче“ ширкәте кешеләрне эшле итә, азыгын бирә.
Наласа авыл җирлегенә Наласа һәм Урта Бирәзә авыллары керә. Наласада 237 йортта – 715, Урта Бирәзәдә 101 йорт, 324 кеше исәпләнә.
2024 елда 11 бала туган, 8 кеше вафат булган. Узган ел 5 яңа гаилә барлыкка килгән, аерылышучылар юк.
– Безнең җирлектә мин эшләгәндә аерылышучылар булганы юк! – дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы.
– Күпме эшлисез? – дип сорады район җитәкчесе.
– 13 ел.
– Ни өчен аерылышмыйлар?
– Чөнки халык рәхәттә яши, эш белән мәшгуль, аерылышу турында уйларга вакытлары юк.
Балалар бакчасында 37 бала, балалар бакчасына йөри торган яшьтәгеләр – 81. Студентлар – 36, укучылар – 80.
Җирлек территориясендә “Игенче“ ширкәте булу – үзе зур бәхет. Инвестор Нәсимә Хатибуллина әлеге семинарда да катнашты. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә 129 кеше эшли. Алар өчен инвестор барын да эшләргә әзер. Программа буенча салынган йортларда яшәүчеләрнең түләүләрен дә үз өстенә алган. Ун ел хуҗалыкта эшләсәләр ул йортлар үзләренә калачак.
2013 елдан башлап 2022 елга кадәр бюджет өлкәсендә һәм агрофирмада эшләгән 22 гаилә субсидия алып йорт салган. Киләчәктә дә авылда калырга теләк белдерүчеләргә йортлар салырга булышачак-лар. Инвестор да ярдәм итәм, дип тора.
Соңгы елларда Наласада – 27, Урта Бирәзәдә 51 яңа йорт төзелгән. “Эш яраткан, тырышып хезмәт иткән яшьләргә зур өметләр баглыйбыз, – ди авыл җирлеге башлыгы. – Авылда яшәргә теләк белдерүчеләр күп. Чөнки яшәү шартлары шәһәрнекеннән яхшырак та“.
Шәхси хуҗалыкларда 516 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 188е – сыерлар. 9 хуҗалык программа нигезендә ярты бәясен генә түләп саву аппаратлары алган, 10 хуҗалыкка абзар төзү өчен субсидияләр бирелгән. Семинарда катнашучылар шуларның берсе – Урта Бирәзәдә яшәүче Таһир Гобәев хуҗалыгы белән таныштылар. Аның хәзерге вакытта 30дан артык мөгезле эре терлеге бар. Тагын бер торак төземичә булмый, ди ул. Моңа кадәр бер тапкыр субсидия алган кешегә башка бирелми иде. Киләчәктә бу тәртип үзгәрәчәк, кабат ярдәм алу мөмкин булачак.
Район җитәкчесе авыл җирлекләре башлыкларына гамәлдәге программаларны халыкка яхшылап аңлатырга, теләге булган кешеләрне ачык-ларга кушты.
Соңыннан үткәрелгән киңәшмәдә Алмаз Хисаметдинов мондый очрашуларның кирәклеген әйтте һәм алар чиратлап ай саен һәр җирлектә узачак. Ул Наласа авыл җирлегенең эшчәнлегенә югары бәя бирде, авылларда тулы канлы тормыш бара.
Авыл җирлекләре эшчәнлегендә вак нәрсәләр юк. Зиратлар – авылның көзгесе, һәр зират каралган, тәртиптә булырга тиеш. Мәдәният йортлары, клублар эшчәнлеген игътибар үзәгендә тотарга.
“Роспотребнадзор“ның территория бүлеге җитәкчесе Эльвира Салькова халыкның иминлеген саклау буенча таләпләрне аңлатты. Бу өлкәдә хәл итәсе проблемалар бар әле.
Районның административ комиссиясе рәисе Айрат Сафиуллин комиссиянең эшчәнлеге белән таныштырды. Рейдлар үткәреп торалар, аңлатып та аңламаган кешеләр штраф түли. Бу эш ике айлык тәмамлангач та дәвам итәчәк.