Арчада бәйрәм

2025 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

Бүгенге көндә районда 2 сугыш, 129 тыл ветераны бар

Ильяс Фәттахов

Орнашбаш авылында яшәгән Бөек Ватан сугышы ветераны Гаяз ага Сабиров Җиңү көне җитәр алдыннан: “Без районда ничәү калдык икән инде?“ – дип шалтырата иде. Ул елларда шактый иде әле алар. Гаяз абый да мәрхүм инде. Бүгенге көндә аларның икесе генә исән.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан сугыш ветераннары Габдрахман ага Сафинны, Тәлгать ага Ногмановны якынлашып килгән бәйрәм белән котлап, Татарстан Республикасы Рәисенең һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырды.

Мондый бүләкләрне тыл ветераннары да алды. Район хакимияте вәкилләре һәр ветеранны өйләренә барып котладылар. Хәзерге вакытта 129 тыл ветераныбыз исән-сау.

Бәйрәм тантаналары һәр авылда диярлек узды. “Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмады“, – дигән сүзләрнең чынбарлыкта да шулай икәнлегенә тагын бер тапкыр инандык.

Арчада 9 майда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы парад бик матур узды. Табигать тә рәхимле булды, яңгыр явып бәйрәмнең ямен җибәрмәде. Мәктәпләр, башка уку йортлары коллективлары бик яхшы әзерләнгәннәр. Колонналар бизәлешенә “5“ле билгесе куярлык иде. Һәр коллектив Җиңү темасын үзенчәлекле итеп чагылдырырга тырышкан. Һәр авыл җирлегеннән тыл ветераннарын машиналарга утыртып алып килгәннәр.

Парад тәмамланганнан соң бәйрәм тантаналы митинг белән дәвам итте. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов анда катнашучыларны Җиңүнең 80 еллыгы белән котлады.

– Җиңү бәйрәме һәрберебез өчен изге көнгә әверелде, – диде ул. – Бу безнең гомуми хәтер, бөек батырлык көне. Безнең Ватаныбыз азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен һәлак булучыларның һәркайсына мәңгелек дан! Безнең ата-бабаларыбызның батырлыгы истәлегенә һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы буыннар элемтәсенең дәвам итүен раслый. Сугышчылар  бабаларының батырлыгын дәвам итеп Ватаныбызның иминлеген саклый. Райондашларыбыз махсус хәрби операция зонасында корал тотып сугыша, фронтка ярдәм итә.

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстан Республикасы Рәисенең юбилей котлавын җиткерде.

7-8 май көннәрендә авылларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналар узды.

Сарай-Чокырча

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Айнур Вәлиевка истәлек тактасы куюга багышланган митингта район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов катнашты.

Урта Курса авыл җирлегенә кергән авылларда Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларының истәлеген кадерләп саклыйлар. Сарай-Чокырчада да һәрвакыт  яңартылып торган һәйкәлдә 62 кешенең исемнәре уеп язылган. Язмыш аларның оныкларына да зур сынаулар әзерләгән икән.

Узган ел әлеге һәйкәлгә махсус хәрби операция зонасында һәлак булган капитан Айрат Галәветдиновка истәлек тактасы куелган иде. Быел тагын бер авылдашлары – Айнур Вәлиевка истәлек тактасы куйдылар.

Авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина якташ егетләрнең махсус хәрби операция зонасында үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтәүләрен әйтеп үтте.

Айрат Галәветдиновның әнисе Мәдинә, Айнур Вәлиевнең әнисе Венера ханымнар улларының истәлеген кадерләп саклаган, гаиләләре турында кайгыртып торганнары өчен җитәкчеләргә рәхмәт әйттеләр.

Урта Курса тугызеллык, башлангыч мәктәпләр укытучыларына, укучыларга, үзешчәннәргә эчтәлекле, мәгънәле чыгышлары өчен рәхмәт!

Яңа Кишет

Бу җирлеккә кергән авылларда яшәүчеләр Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинның якташлары булуы белән чиксез горурлана, аның  истәлеген кадерләп саклыйлар. Туган авылы Иске Кишеттә аның туган нигезендәге музейга сукмак өзелми.

Укытучылар, укучылар тантаналы митингка бик матур итеп әзерләнгәннәр. Анда катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ренат Гатиятов котлады. Ул мәктәпкә, авыл җирлегенә, авыл хуҗалыгы ширкәтенә махсус хәрби операция зонасындагы командирлар җибәргән Рәхмәт хатларын тапшырды.

Наласа

Безнең авыл кешеләре сугышка Наласадан гына китмәгән, – диде “Арча хәбәрләре“ газетасы баш мөхәррире, туган авылы Наласа өчен җан атып яшәүче Исрафил Насыйбуллин тантаналы митингта.

– Сугышка кадәр авылыбызның шактый кешесе төрле язмышлар белән ил буйлап таралган булган. Республиканың “Хәтер китабы“ редакциясендә эшләгән авылдашыбыз Нәфисә Габдрахманова (Фәттахова) ярдәмендә сугышка башка төбәкләрдән китеп һәлак булган авылдашларыбыз шушы һәйкәлдә исемлеккә кертелде, – ди ул.

Ә алар аз түгел – нәкъ 50! Күбесе Арчадан, Казаннан алынган. Бөгелмә, Саба, Дөбъяздан алынучылар да бар. Аларның якыннарын шушы тантанада күреп, истәлекләрен тыңлап дулкынландыргыч мизгелләр кичердек. Уфа шәһәрендә яшәүче техник фәннәр докторы, Россия Федерациясенең мактаулы машина төзүчесе Роберт Шәрәфиевнең атасы Гарәфетдин Наласада туып-үскән. Сугыш алдыннан аны Тәтешкә укырга җибәрәләр, шуннан сугышка китә. Бүген бирегә аның нәсел дәвамчылары 11 кеше булып кайткан!

Гыйлемхан Сабир-җанов гаиләсе репрессия елларында авылдан сөрелгән булган. Ул үзе, абыйсы һәм энесе Бөек Ватан сугышы елларында ил азатлыгын саклап кан койган. Аларның исемнәре туган авылларына мәңгелеккә кайтты. Казаннан кызы һәм оныгы белән кайткан Фәридә Гыйлемхан кызы моның өчен авылдашларына олы рәхмәтен җиткерде.

Соңыннан мәктәптә бик матур бәйрәм узды.

Түбән Оры

Авыл халкы Җиңүнең 80 еллыгына зур бүләк әзерләгән. Акча җыеп Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары хөрмәтенә яңа һәйкәл салганнар.

Анда сугыштан кайта алмаучылар гына, ә исән кайтып аннан соң вафат булган ветераннарның исемнәре дә ташка уеп язылган.

Яңа һәйкәл янында авыл халкын район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ренат Гатиятов бәйрәм белән котлады, шундый игелекле эш башкарганнары өчен рәхмәт әйтте.

Түбән Оры – Советлар Союзы Герое Гатаулла Салиховның туган авылы. Алар гаиләсе Гатауллага 6 яшь вакытта Үзбәкстанга күчеп киткән. Сугыштан соң ул Мәскәү шәһәрендә яшәгән. Үзбәкстанда да, Мәскәүдә дә Геройны үзләренеке дип саныйлар, истәлеген хөрмәтләп саклыйлар. Авылдашлары аңа һәйкәл салырга дигән уй белән яшиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International