Сезне ихлас күңелдән иң яраткан һәм көтеп алган халык бәйрәмнәренең берсе – Сабантуй белән котлыйм!
Сабантуй мәйданы, иң якын дуслар белән очрашу урыны бәйрәм рухы, кабатланмас спорт көрәше һәм халык уеннары белән үзенә тарта. Сабан бәйрәмнәрендә без беренче чиратта фидакарь хезмәтләре белән булачак уңышка нигез салган авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтлибез. Булачак уңыш һәм халыкның мул тормышы нәкъ менә авыл хезмәтчәннәренең тырыш һәм нәтиҗәле эшенә бәйле. Аларга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт.
Авыл хезмәтчәннәренә хөрмәтемне җиткереп, район һәм Татарстан Республикасы хакына намус белән хезмәт итүче, үзләренең белемнәре һәм көчләрен икътисадны һәм социаль өлкәне үстерүгә бирүче һәркемгә чын күңелдән рәхмәт! Бүген махсус хәрби операция зонасында илебез мәнфәгатьләрен, үзләренең туганнары һәм якыннарының тынычлыгын саклаучы ир-егетләребез алдында баш иябез!
Безнең районда Сабантуй – һәрвакыт ипи-тозлы, күңелле бәйрәм. Ул һәр йортка яхшы кәеф, күңелле хәбәрләр һәм вакыйгалар белән керсен, һөнәри уңышлар өчен яңа дәрт бирсен! Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, барлык эшләрегездә уңышлар, сезгә һәм гаиләләрегезгә тынычлык, игелек телим!
Сабантуйга рәхим итегез!
Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе А.Г. Хисаметдинов