Хөрмәтле Арча районы халкы! Сезне чын күңелдән Россия көне белән котлыйм!

2025 елның 11 июне, чәршәмбе

 Хөрмәтле  Арча районы   халкы!  Сезне  чын  күңелдән  Россия  көне  белән котлыйм!

   Дәүләт бәйрәме күп гасырлык тарихның аерылгысызлыгын, Ватанның бөеклеген һәм данын билгели, күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген, үз илебезгә тугрылыгыбызны, яраткан Ватаныбызга җылы рухи мөнәсәбәтебезне раслый.

    Арча муниципаль районы бөтен ил белән бердәм ритмда яши. Без илебез  белән хаклы рәвештә горурланабыз, туган җиребезне яхшырак, матуррак итәргә омтылабыз. Белемнәребез һәм көчебезне район һәм республиканың ныгуы өчен куеп, без бөек Россиянең үсешенә ярдәм итәбез, чөнки илнең көче һәм абруе аның төбәкләре һәм шәһәрләренең уңышларыннан һәм хезмәтеннән тора.Бәйрәм көнендә үз хезмәте белән илнең куәтен һәм иминлеген ныгытучы предприятие хезмәткәрләренә, укытучыларга, табибларга, хәрбиләргә, волонтерларга, Россиянең киләчәгенә битараф булмаган барлык кешегә рәхмәт белдерәм! Сезнең эшкә бирелгәнлегегез-безнең уртак уңышыбызның нигезе!

   Хөрмәтле райондашлар! Бу бәйрәм көнендә сезгә сәламәтлек, иминлек, хезмәтегездә уңышлар һәм районыбыз, республикабыз һәм илебез файдасына яңа казанышлар телим. Әлеге бәйрәм Россия өчен горурлык хисе уятсын, көч бирсен һәм иҗади рухыбызны ныгытсын!

 

Арча муниципаль районы

 башкарма комитеты җитәкчесе                       А.Г.Хисаметдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International