Май аенда сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз өчен Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иҗади бәйге узды.
“Хәтерлибез! Горурланабыз!” бәйгесе шартлары буенча, Арча районында яшәүче төрле яшьтәге сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз җыр, шигырь, рәсем, декоратив-гамәли сәнгать номинацияләрендә эшләрнең фото, видеоларын нигезләмәдә күрсәтелгән адреска җибәрде. Алар Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде. 30дан артык эш кабул ителде. Катнашучылар арасында районның мәрхәмәтлек үзәгенә йөрүчеләр, өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр һәм актив райондашлар булды.
19 июнь көнне әлеге бәйгегә нәтиҗә ясалып, җиңүчеләр бүләкләнде. Тантаналы чара район мәдәният йортында узды. Аны Арча районы Шәрык бистәсенең җирле җәмәгатьчелек оешмасы җитәкчесе Ринат Сафин дога белән башлап җибәрде.
– Бәйгене оештыруда үз өлешләрен кертүчеләргә, барлык катнашучыларга олы рәхмәтемне җиткерәм. Җиңүнең 80 еллыгын, анда катнашкан батырларны искә алуда безнең дә катнашыбыз булу куандыра. Ул вакытларны онытырга хакыбыз юк, – диде Арча районы инвалидлар җәмгыяте рәисе Илфат Хафизов.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм сертификатлар тапшырылды. Бүләкләү тантанасыннан соң, бәйрәм өстәл артында дәвам итте. Иганәчеләр һәм изге күңелле кешеләр тәкъдим иткән тәмле ризыклар белән сыйланып, аралашып утырды алар. Район мәдәният йорты хезмәткәре Данис Гайфуллин матур җырлар бүләк итте.