18 июньдә зоотехник-селекционерлар арасында республика конкурсы узды.
Анда безнең районның “Яңарыш“ ширкәте зоотехнигы Рамилә Вәлиуллина икенче урынны алды.
19 июньдә мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру технологлары арасында республика конкурсы булды. Анда “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәтендә эшләүче Ленар Шакиров шәхси хуҗалыкларда терлекләрне ясалма каплату буенча ярышта беренче урынны яулады. Ул шулай ук УЗИ аппаратында эшләү буенча конкурста катнашып беренче урынны алды!
“Игенче“ ширкәтеннән Илназ Иванов әлеге конкурс нәтиҗәләре буенча республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.