Байконурны төзүчеләр

2025 елның 27 июне, җомга

Яңа Кенәрдә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм легендар Байконур космодромы төзелә башлауга 70 ел тулу уңаеннан очрашу оештырылды

Румия Надршина

“Җиһангирлар” төркеме җитәкчесе, педагог Хәлил Гайнетдиновның  “космос” дип җанатып йөрүе гаҗәпләндерми калмый. Белгәнебезчә, ә бәлки белмәүчеләр дә бардыр, Хәлил Шәйхенур улы үзе Байконур космодромын төзүдә катнашкан.

Әнә, Яңа Кенәрдә ничек җылы итеп, кочаклашып күреште ул хезмәттәшләре белән! Очрашуда район хәрби комиссары Азат Вахитов, Байконурда эшләгән отставкадагы подполковниклар Булат Нуриәхмәтов, Александр Белов катнашты. Очрашу башта Яңа Кенәр мәктәбендә булды. Аннан Җиһангирлар паркына, Яңа Кырлайга бардылар. Җиһангирлар паркында “Космосны беренче ачучылар”га багышлап ясалган истәлек плитәсенә  чәчәкләр салдылар.

1982 елда бер эшелонга тупланган югары белемле Татарстан егетләрен Байконурга хезмәт итәргә җибәрәләр. Алар Советлар Союзының “Энергия-Буран“ дигән иң зур космик проектында катнашалар: “Энергия“ ракетасы өчен очып китү урынын әзерлиләр, “Буран“ космик корабы уңышлы төшеп утырсын өчен зур мәйдан төзиләр.

Яңа Кенәрдә кунакларның берсе: “Мин Казаннан Хәлит Хөсәенов булам, – дип таныштырды үзе белән. – Югары белемле егетләр без, институттан соң, 50 кеше Калининградка хезмәт итәргә китәсе иде. Самарада безнең маршрутны кинәт кенә үзгәрттеләр – Казахстанга озаттылар. Шулай итеп, без Байконур космодромына эләктек. Мин үзем финанс-икътисад институтын тәмамладым. Без башта өйрәнүләр үттек, аннан частьларга бүлделәр. Бу космик корабльләр оча торган полигон иде. Анда без Төбәк-Чокырчадан Сергей Рысаев, мин, Арчадан Зөлфәт Фазылҗанов, Әтнәдән Зөлфәт Хәмитов һ.б. белән хезмәт иттем. Мин ротада старшина идем, Сергей Рысаев үз ротасында старшина, Зөфәр Фатыйхҗанов минем ротада отделение командиры. Без инде анда югары белемлеләр командирлар кебек булдык. Төзелештә эшләдек. Бик зур рәхмәт Хәлил Гайнетдиновка, ул педагогик белемле бик әзерлекле кеше, космонавтика темасын искә алып тора, очрашулар оештыра, менә Яңа Кенәрдә парк булдырылды, китап язды”.

...Яңа Кенәр мәктәбе янына зур автобус килеп туктады. Казаннан мәктәп укучылары, укытучылар килде. Экскурсия җитәкчесе – Хәлил Гайнетдинов үзе. Күрешкәч, чәй эчеп алгач, залга үттеләр. Яңа Кенәр мәктәбе директоры Хәмбәл Зарипов кунакларны сәламләде, Яңа Кенәр турында сөйләде.  Мөмкинлектән файдаланып, 50 яшь тулу уңаеннан мәктәптә 25 ел секретарь булып эшләүче Миләүшә Әхмәтгәрәеваны, медицина хезмәткәре Гөлфия Хәбибуллинаны,  китапханәче Алсу Хәмидуллинаны котлап, район мәгариф идарәсенең Рәхмәт хатын тапшырды. Алга таба уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Илмира Әхмәтова космос белән бәйле мәктәптәге эшләр турында сөйләде. “2010 елда безнең мәктәпнең яңа бинасы ачылды, – диде ул. – 2011 елда безгә  “Җиһангирлар” юнәлеше дигән хәрәкәт килеп керде. 8-9 сыйныфларда махсус курслар алып барылды. Үзебезнең мәктәп янында Валентина Терешкова исемендәге аллеяны булдырдык. Ул аллеяның чия агачлары хәзер җимеш бирә. “Парклар һәм бакча” дигән проектта катнашып җиңеп чыктык һәм авылда менә шундый “Җиһангирлар паркы” төзелде. Хәлил Шәйхенур улы, Татарстанда бердәнбер космонавтикага багышланган парк ул, дип әйтә. Мәктәптә җиһангирлар хәрәкәте бүген дә дәвам итә. Махсус бүлмәсе дә бар, әлегә ул ремонтта. Төрле шәхесләр белән очрашып торабыз, сәяхәтләргә дә барып кайтабыз. Укучылар Валентина Терешкова белән дә очраштылар. Кыскасы, балаларны җанландырып җибәрә торган эш бу”.

“Космик ракета “Союз”ны җитештерүче Куйбышев (Самара) заводы “Прогресс”ның филиалы Байконурда урнашкан. Менә шунда эшләгән инженер Мәгариф Раянов та бүген кайтты, – дип сөйләде Хәлил Гайнетдинов. – Халит Хөсәенов, Зөлфәт Хәмитов, Радик Исхаков, Фирдәвес Мифтахетдинов, Сергей Рысаев һ.б. белән бергә хезмәт иттек. Бүген очрашуга Сергей Рысаевның Төбәк-Чокырча авылында яшәүче хатыны Гөлфия Рысаева да килде, Сергей үзе мәрхүм инде.

– Мин Арча җирендә Субаш Аты авылында тудым. Утар Аты мәктәбен тәмамладым, – дип сөйләде подполковник Булат Нуриәхмәтов. – Ленинградта хәрби-космик академиядә укыдым. 1974 елда укуны тәмамлагач, Байконур космодромына эшкә җибәрделәр.  Мин анда хәрби частьта хезмәт иттем. Кислород-азот заводында баш технолог дәрәҗәсенә ирештем. 15 ел эшләдем.

Район хәрби комиссары Азат Вахитов ветераннарны котлап, яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүдә уңышлар теләде. Тантаналы шартларда ветераннарга “Байконур космодромына 70 ел” дигән истәлек медальләре тапшырылды.

– Без эшкә Байконурга иртәнге сәгать 7гә бара идек, төнге 11дә кайта идек, – дип сөйләде инженер булып эшләгән Мәгариф Раянов. – Без барыбыз да диярлек Казан һәм Самара авиация институтларын тәмамлаган  инженерлар идек. Эшчеләр дә әзерлекле иделәр, инженерлар кебек эшләделәр. 1988 елны космик кораб “Буран” күтәрелеп, ике әйләнеш ясап, безнең егетләр әзерләгән мәйданга уңышлы төшеп утырды. Шул вакыт безнең сөенечләрнең чик-чамасы булмады!

Истәлеккә фотоларга төшеп, очрашу “Җиһангирлар” паркында дәвам итте. Аннан соң Яңа Кырлайда Габдулла Тукай музей комплексын карадылар, Арча шәһәре буйлап сәяхәт иттеләр, Арча стадионында Татарстанның бердәнбер космонавты, Россия Герое С.Н.Рыжиков истәлегенә куелган һәйкәлне карадылар.

Очрашуда катнашучылар Байконур турында, космонавтикада ирешелгәннәр хакында күп мәгълүматлар ишеттеләр, истәлекле урыннар белән танышып, оештыручыларга рәхмәтләр әйтеп, очрашудан бик канәгать калдылар. Киләсе очрашуларга кадәр!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International