24 июньдә район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Югары Курса авылында яшәүче Мөкәррәмә Галиәхмәтованы 95 яшьлек юбилее белән котлады.
Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның һәм район башлыгының Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырды.
Мөкәррәмә әби сугыш еллары авырлыкларын башыннан кичергән, озак еллар колхозда эшләгән. Мөкәррәмә әби үзе дә сигез балалы гаиләдә үскән. Сугыш башланганда аңа 11 яшь кенә була. Кызга бик иртә колхоз эшенә чыгарга туры килә, иртә таңнан төн уртасына кадәр ындыр табагында эшлиләр, урак белән иген уралар, урман кисәләр.
Рәфкать абый белән гаилә корып 12 бала туган.
Мөкәррәмә әбине шулай ук юбилее белән авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина, район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Динә Ибраһимова, туганнары, балалары, оныклары, күршеләре, авылдашлары тәбрикләде.