Митингны район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов ачты. Ул райондашларыбызның Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыкларын махсус хәрби операция зонасындагы ир-егетләребез дәвам итә, диде. Аларның исән-имин кайтуын теләде.
Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Азат Вахитов, “Сугышчан туганлык“ оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов чыгыш ясады. Лин атакай, Әмир хәзрәт дога укыды.
Һәлак булган якташларыбыз истәлеген бер минут тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.