Татарстан Республикасы Прокуроры Кукмара һәм Байлар Сабасында гражданнарны кабул итәчәк

2025 елның 9 июле, чәршәмбе

2025 елның 16 июлендә Татарстан Республикасы прокуроры Альберт Суяргулов Кукмара шәһәрендә һәм Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә гражданнарны кабул итәчәк. 

Республиканың Кукмара, Балтач һәм Мамадыш районнарында яшәүчеләрне кабул итү түбәндәге адрес буенча Кукмара районы прокуратурасы бинасында була: ТР, Кукмара шәһәре, Ленин урамы, 40 йорт, 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр. 

Алдан язылу өчен телефон: 8(84364) 2-65-51. 

Республиканың Саба, Арча һәм Теләче районнары халкы өчен-Саба районы прокуратурасы бинасында: ТР, Байлар ш.т. бистәсе, Мәктәп ур., 56 йорт, 14:00 дән 16:00 гә кадәр. 

Алдан язылу өчен телефон: 8 (84362) 2-33-80.

##шәхси кабул итәбез #прокурор

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International