Күңелләрдә әрнү, күзләрдә яшь...

2013 елның 20 ноябре, чәршәмбе
Күңелләрдә әрнү, күзләрдә яшь...
Татарстан җирендә зур кайгы — 17 ноябрь кичендә Мәскәүдән Казанга кайтучы “Боинг–737” самолеты Казан аэропортына төшкәндә һәлакәткә очрады, анда утырып кайтучы 44 пассажир һәм 6 кешедән торган экипаж һәлак булды. Алар арасында республика Президентының өлкән улы Ирек Миңнеханов, Татарстан буенча Федераль иминлек хезмәте башлыгы Александр Антонов та бар.
Авиаһәлакәт 19.25 сәгатьтә була. Шартлау нәтиҗәсендә янгын чыга. Янгын коточкыч зур була, аны ике сәгатьтән генә сүндерә алалар. Соңыннан самолетның Казанга баклары ягулык белән тулы килеш очканы билгеле булды. “Боинг–737”гә Мәскәү аэропортында ике якка да барып җитәрлек итеп ягулык салганнар. Җиргә бәрелгәндә очкычта 9 тонна ягулык була.
Авиаһәлакәтнең төп сәбәпләре идарә итүдәге хаталар, очкычның төзек булмавы, ягулыкның сыйфатсыз булуы дип белдерәләр.
“Татарстан” авиакомпаниясенең бу самолеты 23 еллык булган. Татарстанга кайтканчы ул алты авиакомпаниядә эшләгән. Татарстан “Боинг–737”нең җиденче ху¬җасы. Моңа кадәр ул ике ел Франция-дә була, аннары 1995 елда Африканың Уганда дәүләтенә тапшырылган, биш елдан соң Бразилиягә озатылган.
23 ел эчендә бу самолет берничә тапкыр һәлакәткә та¬рыган булган. 2001 елда Бра¬зилиянең Белу–Оризонти шә¬һәрендә, начар һава торышы булу сәбәпле, ул күтәрелү–төшү юлына барып җитмичә җиргә төшкән, очыш юлына бәрелгән. Ул чакта очкычтагы 102 пассажир һәм экипажның 6 әгъзасы исән калган. Узган елны да “Боинг–737” Казаннан Мәскәүгә та¬ба юнәлә, ләкин 20 минут узганнан соң өлешчә аның гермети¬зациясе бозыла һәм экипаж ки¬ре Казанга кайтырга карар итә. Каза булмый кала.
Сәер туры килүләр дә бар. “Булгария” исеме дә безнең республика өчен фаҗигаләргә бәйле булды. 2011 елның 10 июлендә “Булгария” теплоходы батты, 122 кеше¬нең гомере өзелде. Болгария һава юллары компаниясе сатып алгач, “Боинг–737”гә “BULGARIA AIR” дип язган булганнар. Тагын бер күзәтү: “Булгария” казасы да, очкыч шартлау да бер үк көндә — якшәмбедә булды.
Әлеге фаҗигадә һәлак булучылар арасында Татарстан Республикасында яшәүчеләр генә түгел, илебезнең төрле өлкә-ләре вәкилләре, ике чит ил кешесе бар.
18 ноябрьдә республикада матәм көне булды.
Арча муниципаль район башлыгы Алмас Назиров, һәлакәттә һәлак булучыларның якыннары һәм туганнарының тирән кайгыларын уртаклашып, барлык арчалылар исеменнән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә телеграмма җибәрде.
Бу фаҗига һәрберебезне тетрәндерде. Якыннарын мәңгегә югалткан һәркемгә Ходай сабырлыклар бирсен, берәүгә дә андый кайгы–хәсрәт күрергә язмасын.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International