Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Нәтиҗә ясалды
2013 елның 20 ноябре, чәршәмбе
Нәтиҗә ясалды
Арча район Советының социаль, икътисад, авыл хуҗалыгы, тирә–як мохитне саклау һәм законнар үтәлеше, җәмәгать тәртибен саклау, җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссияләренең берләштерелгән чираттагы утырышы булды. Утырышны район башлыгы урынбасары Любовь Осина алып барды.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рафил Исмәгыйлев үткән 10 айның социаль–икътисад күрсәткечләре турында сөйләде.
—Елны игенчелек буенча уңышлы, дип әйтеп булмый, — дип сөйләде Рафил Исмәгыйлев. — Баштагы корылык, кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләренең банкротлыгы белән бәйле кыенлыклар, дәүләтнең финанслата ярдәменең җитәрлек булмавы һәм башка сәбәпләр игенчелектә һәм шулай ук терлекчелектә дә продукция җитештерүнең кимүенә китерде.
Узган ел белән чагыштырганда мөгезле эре терлекләрнең баш саны 3 меңгә якын кимегән. Ә менә “Татарстан”, “Аю”, “Ак Барс–агро” ширкәтләрендә мал санының артуы күзәтелә. “Северный” ширкәте терлек саны кимүенә шулай ук юл куймаган.
—Кыенлыкларга карамастан, районда терлек-ләрнең баш санын саклап калу һәм арттыру, авыл хуҗалыгы продукциясен күбрәк җитештерү өчен мөмкинлекләр бар, — диде Рафил Исмәгыйлев. — Күп кенә фермалар ныклап төзекләндерелде, җитәрлек азык базасы булдырылды, заманча техника һәм җиһазлар, тәҗрибәле җитәкчеләребез бар. Иң мөһиме — хәзер коллективларда хезмәткәрләрне эшнең соңгы нәтиҗәсе белән кызыксындыра белү һәм, әлбәттә, лаеклы хезмәт хакы түләү. Сөт бәясе узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга кыйммәтләнде. Бу өлкәдә эшләүчеләрнең, эш сыйфатына таләпне арттыру белән бергә, хезмәт хакларын күтәрергә мөмкинек бар, дип уйлыйм.
Башка тармакларда хәл уңайрак. Сәнәгать һәм эшләп чыгаручы предприя-тиеләрдә тулай җитештерү күләме 31 процент үсеш биргән, эшләүчеләр арткан.
Төзелеш оешмаларыннан “Арча МСОсы”, “КСМ”, “Татавтодор”ның Арча филиалы эш күрсәткечләре арту ягында.
— Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда “Икстрой” һәм “Строймастер” ширкәтләренең хезмәт күрсәткечләре бик тыйнак, — дип ассызыклап үтте Рафил Исмәгыйлев. — Хезмәт хаклары үсеше 8 процент кына тәшкил итә. Һәм, әлбәттә, бу безне канәгатьләндерми.
Транспорт һәм элемтә предприятиеләре “Арча АТПсы”, ЗУЭС һәм РУПСның (почта) тотрыклы эшләве билгеләп үтелде.
“Жилкомбытсервис”, “Тепло–Сервис”, “Водоканал–Сервис” ширкәтләре башкарган эшләр узган елга караганда күләмлерәк. “Землемер”, “Агрохимия”, “Газ–Сервис”, “РАН–Упаковка” ширкәтләре хезмәт күрсәткечләре узган елга караганда кимрәк.
— Аз хезмәт хакы белән коллективта кешене тотып булмый, — дип искәртте Рафил Исмәгыйлев.— Без сәүдә оешмаларын аз хезмәт хакы түләгәннәре өчен даими рәвештә тәнкыйтьләп киләбез. Район күрсәткеченнән аларның уртача хезмәт хакы ике тапкырга кимрәк. Бу үзеннән– үзе хезмәт хакын “конвертлата” бирүләре хакында шик тудыра.
Бары тик лаеклы хезмәт хакы белән генә кешедә эшкә кызыксыну уятып һәм аны коллективта тотып була. Республика күләмендә уртача хезмәт хакы 25 мең сум тәшкил итә. Безнең районда — 16 мең сум.
Район бюджеты турыдан–туры оешма, предприятиеләрнең ничек эшләвенә, алар керткән салымнарга бәйле. Гомумән алганда, салым һәм салым булмаган керемнәр буенча еллык план үтәлеше начар булмаса да, салым түләүдә кыенлыклар бар. Предприятиеләрнең бирәчәге 20 млн. сумлап тәшкил итә.
Район торак–коммуналь хуҗалыгы, энергетика һәм элемтә секторы мөдире Илфат Рәхимов торак–коммуналь хезмәтләрне яхшырту, киләсе елга тарифлар турында сөйләде.
— Торак–коммуналь хезмәтләргә түләүләр турында халыкка алдан аңлатырга кирәк, — диде Любовь Осина. — Тарифларны Татарстан Дәүләт Комитеты билгеләгәнен аңласыннар иде.
— Электр, газ, су, канализация, җылылык белән тәэмин итү, калдыкларны чыгару бәяләре Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт Комитеты карары нигезендә раслана, — дип аңлатты Илфат Рәхимов.
Район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Дамир Абдуллин 2012–2014 елларда районның коррупциягә каршы комплекслы программасы үтәлеше турында сөйләде.
Соңыннан җирле үзидарә җитәкчеләренә шәхси хуҗалыкларда өч һәм аннан да күбрәк сыер асраучыларга саву аппаратлары бирү өчен сертификатлар тапшырылды.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 5 класслы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән Документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янган конструкцияләрсез таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
Татарстанлыларга үз посылкаларын күзәтеп тору җиңеләйде
Россия почтасы күзәтү системасында җибәрелгән статуслар җыелмасын яңартты. Хәзер клиентлар посылкалар һәм корреспонденция юлының мөһим этаплары турында гына хәбәрләр алачак. Хезмәт статуслары, почта-логистика үзәкләре һәм сортировкалау хаблары эчендә күчүне дә кертеп, техник сканированиеләр һәм башка эчке мәгълүмат хәзер трекингта чагылмый. Кулланучы җибәрүләр хәрәкәтенең әһәмиятле һәм аңлаешлы этапларын гына күрәчәк: тапшыруга кабул итү, трек-номер бирү, сортлауны башлау һәм тәмамлау һәм тапшыруга әзерлек. Шул ук вакытта җибәрү юлының барлык фазалары почтаның эчке системасында саклана. Бу клиентны күп санлы арадаш статуслар белән йөкләмичә, штаттан тыш хәлләрне оператив рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирә. «Күзәтүнең яңа моделенә күчү клиент юлын гадиләштерүгә юнәлдерелгән, артык статуслар һәм тәүлек буе техник хәбәр итүләрсез", - дип билгеләде Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз