Язмыш йөртә адәм баласын

2013 елның 20 ноябре, чәршәмбе
Язмыш йөртә адәм баласын
Бу йортка берәү дә үз теләге белән килми. Язмыш... Язмыш йөртә адәм баласын. Ә язмышлардан качып булмый.
Бирегә килеп керүгә иң элек тәртипле тирәлек каршы ала. Ләкин нинди генә тәртип, матурлык булмасын, үз өең түгел инде. Ә биредә яшәүче язмыш ияләре... Араларында кемнәр генә юк: Татарстанның төрле районнарыннан табиб, укытучы, хисапчы... Күңелгә иң тигәне — балалары исән булып, тормышта яхшы гына дәрәҗәләргә ирешеп, менә дигән итеп яшәп тә үз әти–әниләрен яннарына сыйдыра алмаганнар. Андый әти–әниләрнең күңел касәләренә ниләр тулгандыр, үзләренә генә мәгълүм.
Менә бу әби Арча өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүчеләрнең иң өлкәне, 94нче яше белән бара. Яшьлегендә шахтер иренә ияреп күп җирләр гизгән, аннан туган төбәгенә кайтып урнашкан, бар көчен хезмәткә багышлаган әбине язмыш юллары бирегә алып килә. Ә көчендә вакытта, 4 балага гомер биреп, аларның якты киләчәген уйлап үстергәндә дөньяда мондый йортлар да барлыгын уйламаган да бит ул... Әнә шул зур өметләр баглап үстергән йөрәк парәләрен мәңгелеккә югалткан ана, ятим калган оныкларын да аякка бастырышкач, йортта “артык кашык”ка әйләнә. Әмма, сугыш елларының авырлыгын үз җилкәсендә татыган апа карау-чысыз калган өлкәннәргә шушындый йортлар булдырганы өчен дәүләткә рәхмәт укый. “Элек хәер эстәп йөргәннәрне искә төшерсәң, кызым, хәйран калырсың, — ди. — Икешәр капчык асып йөрерләр иде. Монда ике кешегә бер бүлмә, рәхәтләнеп яшә, беркем бер сүз әйтми”. Сугыш елларында да авыр эшләр тәти аның “бәхетенә”: окоп казый, урман кисә, колхозда төрле авыр эшләр башкара. Ә сугыш аның өч абыйсын мәңгелеккә үзенә ала...
Күңеленә бер үкенечле хис тынгы бирми апаның: биредә яшәгәнлектән, дәүләт карамагында дип, аңа сугыш ветераны буларак бирелергә тиешле фатир да эләкмәгән. Ә, югыйсә, ире сугышта ике тапкыр яраланып кайткан.
Зиһен төпкеленә чумып, үткәннәргә еш әйләнеп кайта ул, күңелендә калган үткән мизгелләрне яхшы хәтерли. 10 яшьтән 80гә кадәр мамык шәл бәйләп тормыш алып баруда үз өлешен керткән әбигә бүген йортта урын юк. И, язмыш, ниләргә генә дучар итмисең син адәм баласын...
Радия Ибәтуллина, Иске Масрада озак еллар фельдшер булып эшләп, бик күп кешенең сәламәтлеген кайгыртып яшәгән. Район үзәк хастаханәсендә аны бүген дә үз эшенең остасы буларак искә алалар. Янына хәл белергә килүчеләр дә күп. Аллаһы Тәгалә аңа пар канатлы булып яшәүне насыйп итмәгән. Авырый башлагач, янәшәсендә гел кеше булу таләп ителгәнгә, дүрт ел элек, 74 яшендә, Радия апа бирегә килеп урнашырга мәҗбүр була. “Авылда йортым калды, кайвакыт шунда кайтасым килә...” Әнә шушы күңелгә тиярлек бер җөмләгә аның бар өмете, сагышы сыйган...
Үз өең түгел шул, гәрчә, көнгә дүрт тапкыр ашату, хезмәткәрләр тарафыннан тәрбия күрсәтелсә дә. Биредә 50 язмыш иясе яши. Һәммәсе (кайберләре сугыш елларына яшьлеген корбан иткән) күп авырлыклар аша бүгенгегә килеп җитеп, заманында таякка эшләгән, сугыш михнәтләрен үз җилкәсендә күтәргән, киләчәккә өмет, хыяллар белән атлаган, кайберләре гаилә корып бала үстергән һәм... биредә яшәргә мәҗбүр ителгән.
Кышын күбесе табигатьне, урамны тәрәзә аша күзәтсә, җәй көне аякта йөри алганы бакчада һава сулап утыра, кайберләре аның бер өлешендә теләгән яшелчә, чәчәкләр үстерә. Ә, гомумән, йортның теплицасында яшелчә шактый үстерелә. Җитәкчелек өлкәннәргә ял итү өчен эскәмияләр, беседкалар ясаткан. Әле хыяллары зур: киләсе елга территориядә фонтанлы парк ясарга ниятлиләр. Бу — үз аягында, арбада йөрүчеләр өчен. Арбада йөрүчеләргә бинадан капка төбенә чыгу өчен “Уңайлы мохит” программасы буенча күп эш башкарылган. Шул юл буйлап алар Арча үзәгенә кадәр бара ала. Ләкин йортта күк йөзен бер күрергә тилмереп, урын өстендә ятучылар да бар. Унбиш алар. Хезмәткәрләр бар күңел җылысын биреп тәрбияли үзләрен.
Өлкәннәр һәм инвалидлар йорты — автоном учреждение. Шунлыктан, яшәү өчен күп тырышлык куярга туры килә, үзләренең генә көче җитмәгәнгә иганәчеләрне дә җәлеп итәләр. Эшмәкәрләр Әлфия Вәлиева, Айдар Закиров, Әгъләм Локманов, Илгиз Фазылҗанов, Алимас Әмиров, Исхак Минхәеровка, ярдәм күрсәткән һәркемгә рәхмәтләре чиксез.
Монда әти–әниләрен түләп яшәтүчеләр дә бар, алар өлкәннәрне командировкага, ял итәргә барасы булса яки башка сәбәп белән берничә генә айга китереп куя. Ләкин кайчак балалар әти–әниләрен алып китәргә бөтенләй “оныта”. Түләүле хезмәтләрдән кергән акчалар да учреждениене төзекләндерү, матурлау һәм хезмәткәрләргә премия түләү юнәлешенә тотыла.
Адәм баласының холык–фигыле төрле булган кебек, язмышы да төрле. Тик, күрәчәкне күрми булмый, тәкъдиреңә шушы йортта яшәү язылган булгач, килешергә туры килә.
Розалия
ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International