Симетбашның киләчәге матур

2013 елның 20 ноябре, чәршәмбе
Симетбашның киләчәге матур
Республикабызда соңгы елларда бик әйбәт программалар эшләп килә. “Авыл клублары” дип аталганы буенча быел безнең районның Сикертән авылында искиткеч мәдәни–спорт үзәге эшли башлады.
Икенчесе — Симетбаш авылындагысы — узган шимбәдә ачылды.
Әле кайчан гына Симетбаш әкренләп сүнә баручы башка авыллардан бернәрсәсе белән дә аерылмый иде. Ә бүген инде аның турында республика газеталары яза, телевидение күрсәтә. Нәрсә булды соң бу авылга, дисезме? Яңа клубны ачканда муниципаль район башлыгы Алмас Назиров бу сорауга да җавап бирде.
— Республикабыз авыл җирлекләрендә бик күп төрле төзелешләр бара, — диде ул. — Безнең районда гына да ике елда дүрт фельдшер–акушерлык пунк-ты, клублар ачылды. Боларның барысы өчен дә республикабыз Президентына зур рәхмәт!
Район башлыгы Симетбашны ниндидер могҗизалы, сихри көчкә ия булган авыл дип атады. Аннан күпме атаклы кешеләр үсеп чыккан! Алар арасында җитәкчеләр, сәнгать осталары, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бар.
“Таттелеком” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин аеруча игелекле кеше булып чыкты. Ул туган авылын ныгытуга күп өлеш кертә. Мәктәбен, урамнарын, чишмәсен төзекләндерде. Тракторга һәйкәл белән дә билгеле авыл Симетбаш.
— Мин авылымның киләчәге матур булачагына ышанам, — диде Лотфулла Нурислам улы үзенең чыгышында. — Авылны бүгенге көнгә кадәр саклап килгәнегез өчен зур рәхмәт! — диде ул залда утырган апалар һәм абыйларга. Аларның һәркайсына бүләкләр дә әзерләнгән иде.
Әлеге мәдәни–спорт үзәген төзү фикерен дә Лотфулла Шәфигуллин башлап әйткән: “Алмас Әминович минем тәкъдимне хуплап алды, рәхмәт аңа”, — диде ул.
Мәдәни–спорт үзәгендә фельдшер–акушерлык пункты да булу авыл кешеләрен аеруча сөендерде.
Тантанага кайткан мөхтәрәм кунакларны тиз генә санап бетерерлек түгел. Татарстан Республикасының мәдәният министры Айрат Сибгатуллин, сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы вәкилләре һ.б. үзләренең матур теләкләрен әйтеп, бүләкләр тапшырдылар.
Шушы авылда туып–үскән Татарстанның атказанган артисты Вәис Бәйрәмов, Ринат Гыйлаҗев җитәкчелегендәге “Сорнай” ансамбле, Рөстәм Закиров, район һәм авыл үзешчәннәре чыгышлары бәйрәмне тагын да ямьләндерде.
Ильяс СӘХӘПОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International