Районның мәгариф учреждениеләре яңа уку елына әзер.

2025 елның 29 июле, сишәмбе

Районның мәгариф учреждениеләре яңа уку елына әзер. 
Текст: Кабул итү комиссиясе инде Лесхоз, Шушмабаш, Наласа, Сеҗе, Иске Чүриле зоналарындагы мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын карап чыкты. Алда әле Яңа Кенә зонасы һәм Арча шәһәре объектлары бар.

Быел биналарны агымдагы төзекләндерү өчен җирле бюджеттан 6 миллион сумнан артык акча бүленде. Мәктәп коллективлары тарафыннан зур эш башкарылды: стеналар һәм идәннәр, коймалар, капкалар буялды, түшәмнәр агартылды, идәннәргә яңа капламалар җәелде, территорияләр төзекләндерелде, уен һәм спорт мәйданчыклары яңартылды.

МВД һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре объектларның террорчылыкка каршы иминлеген, янгынга каршы әзерлеген карый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International