Яңа уку елына белем бирү учреждениеләрен кабул итү дәвам итә. Бүгенге көндә комиссия Яңа Кенәр, Шурабаш, Ташкичү, Мамсә, һәм Иске Ашыт мәктәпләрендә эшләде.
Иң беренче күзгә ташланган нәрсә — мәктәп территорияләренең тәртиптә һәм матур булуы, мәктәп янындагы участокларның байлыгы, кабинетларда башкарылган ремонт эшләре һәм уку бүлмәләренең уңайлылыгы. Кабинетлар заманча техника һәм федераль дәүләт белем стандартларына туры килүче дидактик материаллар белән җиһазландырыл ган
Куркынычсызлык мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде: янгын сигнализациясе, видеокүзәтү системалары,керү-күзәтү зоналары каралды, җәяүлеләр юллары һәм парковкалар җиһазланды- рылды. Мәктәп яны лагерьларында һәм ашханәләрдә барлык санитар-эпидемиологик таләпләр үтәлә, укучыларга баланслы туклану тәэмин ителгән.
Мәктәп җитәкчеләре һәм педагогик коллективлар югары оешканлык һәм яңа уку елына әзерлек күрсәттеләр. Киләсе көннәрдә комиссия Арча шәһәре мәгариф учреждениеләрен дә эшне дәвам итәчәк.