«Ял-Юл " проекты тәмамланды!
Арча Укучылар сарае "Ял-юл гаилә сәяхәте" проектының уңышлы тәмамлануы турында хәбәр итә.
Әлеге проект Арча районында яшәүче гаиләләр өчен саф һавада актив ял — җәяүле сәяхәтләр оештыруга юнәлдерелгән иде.
2025 елның 5-6 июль көннәрендә катнашучылар Арча—Өчиле—Яңа Кырлай маршруты буенча юлга чыктылар. Сәяхәттә 12 гаилә катнашты. Алар табигатьнең матурлыгына сокланып, уңай хис-кичерешләр алдылар, бер-берсе белән якыннанрак таныштылар, аралаштылар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, проектны гамәлгә ашыру кысаларында оештыручылар сәяхәт уздырып кына калмады, ял көннәрендә мөстәкыйль рәвештә сәяхәткә чыгарга теләүче гаиләләрне палаткалар һәм кирәк-яраклар белән тәэмин итте.
Проект Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәмендә гамәлгә ашырылды һәм бик күп уңай бәяләмәләр алды.
Оештыручылар сәяхәтне киләсе елда да уздырырга планлаштыра!18:37