5 августтан 15 августка кадәр Россия Почтасы сайтында һәм республиканың барлык почта бүлекчәләрендә сайланган балалар басмаларына 20% ка кадәр ташлама белән язылырга мөмкин.
Нәшрият йортлары белән бергә компания балалар басмаларына язылуны рәсмиләштерергә тәкъдим итә. Аларның битләрендә яңа дуслар табарга һәм аларның маҗаралары турында һәр чыгарылышта белергә мөмкин.
Тәкъдимнән барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль терминаллар ярдәмендә язылу рәсмиләштерүче почтальоннарда файдаланырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучы клиентлар кирәкле басманы исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча сайлый ала, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак.
Почта клиентлары шулай ук ата-ана каравыннан мәхрүм калган яки авыр тормыш шартлары аша узучы балалар өчен журнал һәм газеталарга хәйрия язылуын рәсмиләштерә алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яки «Игелек агачы» акциясе битләрендә регион һәм социаль учреждение — балалар йорты яки приют сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
"Почта России" АҖнең «Татарстан почтасы»ФПХИ матбугат хезмәте
Boris.Slutskiy@russianpost.ru