Шатлыклы яңалык-безнең районга биш яңа мәктәп автобусы бирелде. Бу вакыйга ел саен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган мәктәп автобуслары паркын яңарту буенча масштаблы программаның бер өлеше булды.
Быел ярдәм республиканың күп районнарына кагылды: Татарстанның 21 районына барлыгы 57 яңа автобус тапшырылды.
Яңа автобуслар балаларыбызның иминлеген һәм уңайлылыгын тәэмин итәчәк, мәктәпкә һәм өйгә кайту өчен оптималь шартлар тудырачак.
Татарстан Республикасы Рәисе билгеләп үткәнчә, 28000 баланы без көн саен өйдән мәктәпкә һәм мәктәптән өйгә йөртәбез. Һәм киләсе партия - 57 автобус, быел федераль һәм республика программалары ярдәмендә барлыгы 150 автобус булачак. Бу һәр торак пунктта балалар вакытында мәктәпкә йөри алсын өчен бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Татарстан Республикасы рәисенә район халкының ихтыяҗларына игътибары һәм балаларны кайгыртуы өчен рәхмәтебезне белдерәбез.