8 августта Арчада физик һәм психологик сәламәтлек буенча "АИТ" шоу-конференциясе узачак. Сайтка сылтама буенча теркәлергә мөмкин: эйтконференция.рф.
Чарада 18 яшьтән узган һәр татарстанлы катнаша ала.
ӘЙТ - сезнең сәламәтлегегез турында яңа форматларда сөйләячәк, шулай ук аны тикшерергә ярдәм итәчәк проект.
Программа югары табибларның кыска чыгышларын, мастер-класслар, күргәзмәләр, фото-зоналар һәм башка чараларны үз эченә ала. Иң мөһиме - мәйданчыкта теләгән һәркем гамәлдәге белгечләр һәм табиблар белән киңәшләшә, үзенең ВИЧ-статусын белә, психологик тренингларда катнаша алачак.
Ләкин болар барысы да түгел! Катнашучылар файдалы призлар яулый алачак: сертификатлар, глэмпингта ял итү, термаль комплекска бару, спорт инвентарьлары һәм сезнең сәламәтлегегез турында кайгыртырга ярдәм итәчәк күп башка әйберләр.
Шоу-конференциядә Арча районында гына түгел, якын-тирәдә яшәүчеләр дә катнаша алачак:
- Әтнә районы
- Балтач районы
- Биектау районы
- Яшел Үзән районы
- Кукмара районы
- Питрәч районы
- Саба районы
- Теләче районы
*Барлык чаралар, шул исәптән консультацияләр, тикшерүләр һәм анализлар бушлай *
"ӘЙТ" шоу-конференцияләре Ак Барс Банк, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Иҗади яшьләр академиясе тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Күбрәк белү һәм сылтама буенча шоу-конференциягә язылу: эйтконференция.рф