Бүген “Казансу” ял паркында “Татарстанда җәй”

2025 елның 6 августы, чәршәмбе

Бүген “Казансу” ял паркында “Татарстанда җәй” проекты кысаларында Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре якташыбыз Фәнис Зыялы белән “Туган якта бар да якын миңа!” дип исемләнгән иҗади очрашу уздырды.

Фәнис Фәрхәт улы Зыятов – Төркиядә яшәп иҗат итүче шагыйрь, адвокат, җәмәгать эшлеклесе. Очрашуда Фәнис Фәрхәт улы үзенең шигырьләрен укыды, курайда уйнады. Төркиядә туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау максатыннан башкарылган эшләр турында сөйләде. Дин, милләт, тел, сәяси мәсьәләләр буенча фикерләре белән уртаклашты. Чарада Арча үзәк китапханәсенең “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгьзалары, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре, китап укучылар, әдәбият-сәнгать сөюче райондашларыбыз катнашты.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International