Арчаның Көнбатыш урамы оста кулларны үз ишегалдына җыйды.

2025 елның 11 августы, дүшәмбе

7 август көнне Арчаның Көнбатыш урамындагы 30 нчы йорт ишегалдында «Оста куллар» балалар техник иҗат фестивале узды. Анда тирә-яктагы йортларда яшәүче 170 тән артык кеше катнашты. Бәйрәмне Арча районы башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина ачып җибәрде. Ул «Безнең ишегалды», «Татарстанда җәй» республика программаларының мөһимлеге һәм «Курше фест» конкурсында җиңү бүгенге чараны Республикабыз Рәисе ярдәме белән үткәрергә момкинлек бирүе турында әйтте. Фестиваль кысаларында балалар өчен робототехника, ракеталар җибәрү, коптерлар белән идарә итү, авто-һәм судомодельләштерү, электроника буенча остаханәләр үткәрелде. Остаханәләрдә катнашучы һәр бала сувенирлар белән бүләкләнде. Фестиваль иҗади концерт һәм конкурслар белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International