Татарстанлылар хатларның һәм посылкаларның 70% QR-код буенча ала

2025 елның 12 августы, сишәмбе

Татарстанда почта бүлекчәләренә килүчеләр саны арткан, алар QR-код буенча заказлы хатлар һәм посылкалар ала һәм җибәрә. Әгәр 2024 елның икенче яртыеллыгында татарстанлылар цифрлы сервис ярдәмендә һәр икенче посылканы яисә хатны почта аша алсалар, 2025 елның беренче яртыеллыгында QR-код буенча бирелгән почта җибәрүләренең күләме аларның гомуми саныннан 70% ка кадәр артты. Татарстанлылар һәр өченче хатны яки посылканы QR-кодтан файдаланып җибәрәләр.
Уңайлы цифрлы сервис Россия Почтасының мобиль кушымтасының яңартылган версиясендә мөмкин. QR-код буенча почта җибәрүләрен алу бүлекчәдә хезмәт күрсәтү вакытын 30 секундка кадәр кыскарта. Элегрәк почта хезмәткәрләренең хатларын һәм посылкаларын рәсмиләштерүгә уртача ике минут вакыт китә иде, шул исәптән системадагы барлык җибәрүләрне идентификацияләү һәм кулдан эзләүне дә кертеп. Хәзер операторга мобиль телефон экраныннан QR-кодны күрсәтү дә җитә. Аны сканерлаганнан соң, почта хезмәткәре клиентны көткән барлык җибәрүләрне шунда ук күрәчәк.
» Без республика халкын сыйфатлы почта хезмәтләре белән тәэмин итеп кенә калмыйча, безнең белән багланышлар процессын максималь уңайлы һәм тиз итәргә омтылабыз, QR-кодлар технологиясе бу бурычны хәл итүгә тулысынча җавап бирә", ― дип билгеләп үтте Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.


"Почта России" АҖнең «Татарстан почтасы»ФПХИ матбугат хезмәте
Boris.Slutskiy@russianpost.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International