Арча муниципаль районы бай тарихи-мәдәни мираска ия.

2025 елның 15 августы, җомга

Арча муниципаль районы бай тарихи-мәдәни мираска ия. Мәдәният – халкыбыз тормышын төрле яклап колачлаган киң өлкә. Тәрбия, иҗат, дингә, белемгә тартылу – барысын да "мәдәният" төшенчәсе үз эченә ала.

  "Арча район Мәдәният йорты" структурасына 1 Район мәдәният йорты һәм 75 авыл филиалы керә – 4 күпфункцияле үзәк, 31 авыл мәдәният йорты, 39 авыл клубы, 1 автоклуб.

Клуб-ял итү учреждениеләрендә 562 мәдәни-ял итү берләшмәләре эшли, аларда 6379 кеше катнаша. 

  Мәдәният учреждениеләре халыкның тормыш сыйфатын яхшырту, ялын оештыру, иҗатка, мәдәни үсешкә, үзешчән сәнгатькә тарту өчен күпсанлы эшләр башкара. Тематик бәйрәмнәр, концертлар, күңел ачу чаралары, театральләштерелгән тамашалар, конкурслар, викториналар, күргәзмәләр, кинофильмнар күрсәтү һ. б. 

2024 елда 14727 мәдәни-массакүләм чара уздырылган, шул исәптән район мәдәният йортында – 289 чара, авыл мәдәният учакларында  – 14438 чара. Шулардан 14 яшькә кадәрге балалар өчен-3510, яшьләр өчен 7622 чара. Мәгълүмати-агарту чараларының гомуми саны – 2693, аларда-75771 кеше катнашкан. 

Үзешчән халык иҗаты коллективларының 14е "Халык үзешчән коллективы" исеменә ия, шуларның 5е – Арча район Мәдәният йортында, 9ы – авыл клуб учреждениеләрендә. Аларда катнашучылар – 177 кеше.

  Иҗат коллективлары төрле дәрәҗәдәге конкурсларда актив катнашалар һәм алдынгы урыннар яулыйлар. 

2024 ел мәгълүматлары буенча, район мәдәният учреждениеләрендә 9 Атказанган мәдәният хезмәткәре, 1 Татарстан Республикасы халык артисты эшли, 6 хезмәткәр "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

  Мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре мәдәни-ял итү эшчәнлеген заманча юнәлештә, район халкының теләк-тәкъдимнәрен исәпкә алып эшли. Соңгы вакытта күп кенә кызыклы проектлар әзерләнде һәм халыкка тәкъдим ителде. Соңгы чаралардан "Сөлгеле капка", "Арча читекләре" фольклор фестивальләрен, яшьләр өчен "Фатирник", "Сәхнә арты", "Иммерсив тамашалар"ны билгеләп узарга мөмкин. 

Барлык чаралар да ВКонтакте социаль челтәрләрендә һәм Телеграммаларда яктыртыла. Һәр учреждениенең ВК бите бар, анда афишалар, булачак вакыйгалар, шулай ук үткәрелгән чараларның фотоотчетлары белән танышырга мөмкин.

  Арча мәдәният йортының социаль челтәрләре: vk.com/public217040635 ("Арча район мәдәният йорты" ВКонтакте дәүләт оешмасының рәсми бите, 5К язылучылар) һәм t.me/ekw62p9DwW... ("Арча мәдәният йорты" Телеграм каналы, 456 язылучы).

  #АрскКультура

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International