“Казан арты” тарих-этнография музее 2009 елда Татарстан Республикасының беренче президенты М.Ш.Шәймиев катнашында ачылды. Музей экспозициясе татар халкының тарихына, мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә багышланган. Музейда тарихи экспонатлар һәм интерактив зоналар тәкъдим ителә.
2023 елда «Казан арты» музеенда «Мәдәният» милли проекты кысаларында капиталь ремонт үткәрелде. Бүлеп бирелгән акча күләме 23 351 400 сум.
«Мәдәният» милли проекты ярдәмендә 2024 елда «Казан арты» Арча тарих-этнография музее заманча техник җиһазлар белән тәэмин ителү өчен 4 320 000 сум күләмендә дәүләт ярдәме алды.
Музейда экскурсияләр, әдәби-музыкаль чаралар үткәрелә, күргәзмәләр, осталык дәресләре оештырыла, шулай ук «Пушкин картасы» программасы уңышлы тормышка ашырыла.
2014 елдан музей структурасына керә:
Әдәбият һәм сәнгать бүлеге – музейда безнең төбәктә туган язучылар, сәнгать эшлеклеләре һәм башка күренекле шәхесләр турында материаллар җыелган, шулай ук Арча районының XV гасырдан башлап тарихы да тәкъдим ителгән. Бина 19 гасыр архитектура һәйкәле булып тора. 20 нче еллардан башлап биредә милиция конторасы, прокуратура, шунда ук халык судьялары һәм тикшерүчеләр эшләгән.
“Алифба” музее (филиал) – 1999 елда Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте бинасында ачыла. Экспозиция борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр дөнья халыкларының язу культурасы барлыкка килүенә һәм үсешенә багышланган. Музейда «Әлифба» дәреслеге авторлары С.Г.Вәгыйзов һәм Р.Г.Вәлитованың педагогик һәм иҗади эшчәнлегенә бәйле бай ядкәрләр урын алган.
М.Мәһдиев музее (филиал) – 2000 елда Гөберчәк авылында ачылды. Музейның экспозициясе Гөберчәк авылының тарихын, мәдәниятен чагылдыра; халык язучысы М.Мәһдиев әтисенең һәм әнисенең шәхси әйберләре, китаплар, кулъязмалар, документлар саклана. Биредә язучының хатлары аша аның тормышын һәм иҗатын якыннанрак өйрәнергә мөмкин.
Г.Камал музее (филиал) – 2021 елда Сикертән авылында ачылды. Музейда «Галиәсгар Камал - талантлы шәхес», «Татар йорты интерьеры», «Авыл тарихында милләт язмышы» кебек экспозицияләр оештырылган.
2025 елда (1 гыйнвардан 13 августка кадәр) “Казан арты” тарих-этнография музеенда уздырылган чаралар саны:
-экскурсияләр: 349
-массакүләм чаралар: 31
-мәдәни-агарту чаралары: 161
-килүчеләр саны: 22334