Үрмәкүчләргә фото ау: үрмәкүчләр дөньясының иң яхшы фотоларын күрсәтергә вакыт

2025 елның 22 августы, җомга

Галимнәргә үрмәкүчләрнең 40 меңнән артык төре билгеле, ләкин алар якынча шулкадәр үк төр тасвирланмаган, шулай булгач, гомуми саны 70 меңгә җитәргә тиеш, дип фаразлый.
Үрмәкүч көне алдыннан «Үрмәкүч дөньясы эре планда»фотомарафонында катнашырга тәкъдим итәбез.
Халыктан үрмәкүчсыманнарның детальләрен, хис-кичерешләрен һәм табигый матурлыгын чагылдыра торган матур һәвәскәр фотокадрлар көтәбез. Мәсәлән: яшь яки олы үрмәкүч, үрмәкүчләрнең "гаиләсе", үрмәкүчләрнең нәниләре һ. б.
Эшләрне дәүләт комитетының «Вконтакте», «Одноклассники» һәм Telegram социаль челтәрләрендәге рәсми төркемнәренә 21 августка кадәр җибәрергә мөмкин. Нәтиҗәләр 25 августта ясалачак. Иң актив һәм кызыксынучан катнашучыларга истәлекле сувенирлар биреләчәк.
Татар версиясе яңалыклар: https://ojm.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2442668.htm 
Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International