РФ Дәүләт флагы көнендә Россия Почтасы татарстанлыларга триколорлы маркалар һәм открыткалар турында сөйләде

2025 елның 22 августы, җомга

22 августта Россиядә Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Филателистик продукцияне триколор 1992 елдан бирле бизи.33 ел эчендә почта әйләнешенә Россия Дәүләт флагы төшерелгән 120 төр марка, открытка һәм конверт кергән. Аларның кайберләрен бүген филателистлар коллекцияләрендә генә табып була, ә кайберләрен Татарстан почта бүлекчәләрендә тәкъдим итәләр.
Еш кына триколорны маркаларда күрсәтәләр. Дәүләт флагы төшерелгән почта миниатюралары, кагыйдә буларак, патриотик тематикага багышлана: дәүләт бәйрәмнәренә, сәяси вакыйгаларга, ил каһарманнарына. 1992 елдан «Марка» АҖ Почтасының бүлендек компаниясе триколор сурәтләнгән 70тән артык төр марка әйләнешкә чыгарды. Композициясен Россия флагы бизәгән иң күптән түгелге марка «Сириус»талантлы балалар өчен белем бирү үзәгенә багышланган почта миниатюрасы булды.
Шулай ук Россия флагын почта открыткаларында еш сурәтлиләр. 33 ел эчендә 30 төр чыга, күпчелеге Ватанны саклаучылар көненә, Россия көненә һәм Яңа елга багышлана. 
Дәүләт флагы төшерелгән филателистик продукция рейтингында өченче урынны конвертлар алып тора. Ешрак ул маркировкаланмаган конвертларда очрый. Флаг көне билгеләнгәннән бирле почта әйләнешенә аларның 20 Төре чыккан.
"Россия флагы төшерелгән маркаларның һәм открыткаларның яңа төрләре ел саен чыгарыла һәм шундук филателистлар коллекциясенең бер өлешенә әверелә. Дәүләт символы почта дөньяның 159 дәүләтенә илтә торган корреспонденция белән бергә чит илләргә дә җибәрелә», — дип билгеләде Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.


"Почта России" АҖнең «Татарстан почтасы»ФПХИ матбугат хезмәте
Boris.Slutskiy@russianpost.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International