Бүген Арча үзәк китапханәсе һәм “Казан арты” тарих- этнография музее белән берлектә “Татарстанда жәй” проекты кысаларында, Арчаның Җиңү паркында Республика көне һәм Арча районы оешуга 95 ел тулу уңаеннан, “Арча ягы- данлы төбәк!”дигән әдәби- музыкаль чара узды. Әдәби – музыкаль кичә Арчабызга атап язылган шигырьдән башланды. Шигырь юллары якташыбыз Рәис Сафин иҗатыннан. Чарага районыбыз тарихын барлауга, өйрәнүгә,үзебездән соңгы буыннарга тапшырырлык мәгълүмат туплауга күп көч куйган хөрмәтле кунаклар, райондашлар чакырылган иде.Алар үзләренең тарихи истәлекләргә бай чыгышларын тамашачыларга җиткерделәр. “Мирас” фәнни- популяр әдәби-нәфис журналында бүлек мөдире, “Казан арты” тарих – этнография музее хезмәткәре Гобәйдуллин Ленар Илгиз улы Арча районының оешуы турында бай мәгьлүмат бирде. Чарада Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе , рәссам Рәшит Хәмит улы Гаимов “Арча- татарларның рухи мәркәзе!”дип аталган картиналар җыелмасын тәкьдим итте. Автор үзенең иҗат җимешләре белән якыннан таныштырды, анда Арча районындагы тарихи- культура биналарын күрергә була. Кичәдә Арча районы Ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Шәрип кызы Хәмидуллина да катнашты. Ул кадерле истәлекләр белән уртаклашып, район тарихын баетуда башкарылган эшләр турында мәгълүмат бирде.Әдәби-музыкаль кичәдә Арчабызның йөзек кашлары булган Флера Мәсхүт кызы җитәкчелегендәге “Арча таңнары” халык вокаль ансамбле, җырчылар Данис Гайфуллин, Факия Шәрәфетдинова башкаруында җырлар, Арча үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби- иҗат берләшмәсе әгъзаларының үз иҗатларын яңгыратулары бәйрәмгә тагын да җылылык, бәйрәм рухы өстәде. Кичә ахырында гармун моңнарына кушылып яңгыраган “Арча” җыры туган ягыбызны ихлас яратып, аның белән горурланып яшәвебезгә дәлил кебек яңгырады.