Тигез юлдан йөрергә яратабыз

2025 елның 5 сентябре, җомга

«Татавтодор» җәмгыятенең Арча филиалы (җитәкчесе - Альберт Сафиев) Арча, Әтнә, Теләче районнары юлларына хезмәт күрсәтә Әңгәмәдәш – “Татавтодор” җәмгыятенең Арча филиалы җитәкчесе урынбасары Назыйр Фәттахов.

– Назыйр Габделнәфыйкович, башта танышып үтик әле, “Татавтодор” җәмгыятенең Арча филиалы ничә районга хезмәт күрсәтә?

– Безнең оешма өч районга – Арча, Әтнә, Теләче районнарына хезмәт күрсәтә. Шушы өч районда безнең карамакта барысы 830 км юл бар. Аерым алганда, Арча районында 360 км юлларны карап торабыз. Быел федераль юллар безнең өстән төште.

– Ә менә Арча шәһәре эчендәге юлларны карау сезнең оешма җаваплылыгындамы? Күз алдында кайбер урамнар яхшы итеп ремонтланды, асфальт җәелде.

– Юк, Арча шәһәре эчендәге юлларны без асфальтламыйбыз. Бу эш безнең планга керми.

– Җәен гадәттә юллар рәтләнә, асфальтлана. Быелгы эшләрегез белән таныштырып китсәгез иде.

– Бүгенге көндә безнең биш объект бар. Шушы биш объектның берсе эшләнеп бетте. Иске Иябаш авылы чатыннан алып Кырлайга таба 3км 610 м юл эшләнде. Юлларны тиешле нормативларга җиткерү буенча Бирәзәбаш чатыннан Арчага таба 1 км 250 м юл каралды. Ремонтка килгәндә, Урта Бирәзә–Әтнә юлында асфальтның беренче катламы салынды. Иске Йорт юлы бар тагы. Казылып беткән Сеҗе юлы быел, Аллага шөкер, ремонтка керде. Сарай-Чокырчадан Урта Курсага кадәр рәтләнергә тиешле 2 км 750 м юлның 800 метрында бер катлам асфальт җәелде. Октябрьгә кадәр монда эшне тәмамлаячакбыз. Иске Йорт–Яңа Кенәр юлында шулай ук ремонт бара.  Тагын бер четерек-ле юл – Яңа Кенәр – Түбән Оры юлы ташландык, бик җимерек хәлдә иде. Анда ремонт керде. 2005 елны салынган юллар инде алар. Ә  юлларның файдалану чоры иң кимендә 4 ел. Шулай итеп, Арча районында биш урында биш бригада эшли.

– Юлда эшләүчеләргә түземлек, исәнлек-саулык, тырышлык телибез. Табигать шартлары бит төрле: эссесе, яңгыры, салкыны, бураны дигәндәй... Хәзер дә көн дә яңгыр.

– Әйе, юлчыларга төрле табигать шартларында эшләргә туры килә. Директорыбыз Альберт Тәлгатович җитәкчелегендә Арча районында 138 кеше эшли. Коллектив бик дус, тату. Дөрес, юл эше җиңел түгел. Әмма эшләгән эшеңне күрү һәм үзең эшләгән юл өстеннән йөрү үзе бер бәхет. Эшләүчеләрнең берсен дә аерып күрсәтәсем килми, барысы да тырышлар. Коллективта, үз эшенә бирелеп, яратып, 1980 еллардан эшләүчеләр бар. Рәхмәт аларга, исән-сау булсыннар!

– Хезмәт хакы турында да сорамый кала алмыйбыз. Күпләрне иң кызыксындырганы шул хезмәт хакы бит инде. Булган саен күбрәк кирәк.

– Хезмәт хакын вакытында түләү буенча бездә проблема юк. Көнгә бер тапкыр ашатабыз, эш киемнәре бирәбез. Җәен юлда эшләүчеләрнең хезмәт хакы 50 мең сумнан да ким чыкмый. Ә техникада эшләүчеләрнең – кимендә 70 мең сум. Ирешелгән уңышлар төзелгән юллардан күренә инде. Эше, акчасы булса, безнең үзебезгә дә күңелле ул. Кеше тигез юлдан йөрергә ярата. Үзегез күреп торасыз, юлларда авыр йөк төягән зур-зур машиналар чаба. Алар үзләре 20 тонна, 60 тонна йөк төяп йөриләр. Күп очракта шушы машиналар ватып бетерә дә инде юлларны. Кышын кинәт җылыту, суыту, температураның уйнавы шулай ук юлларга зыян сала.

– Районда техника йөри торган балчык юллар да бар, алар күпме?

– 13 км балчык юл бар.

– Сезнең техникалар кышын тайгак юлларга ком сибә. Өлгерәсезме?

– Безнең юлларны караучы 9 техника бар. Һәр “КамАЗ“да техниканың эшенә контрольлек итүче GPS системасы бар. Аннан техниканың кайсы юлдан үткәне, кайчан нәрсә эшләгәнен карап була. Алар сәгатенә 50 км гына йөрергә тиеш.

– Эшегездә уңышлар телибез. Юлларыбыз әйбәт, ышанычлы булсын иде! Юлчыларга рәхмәт! Тигез юлдан йөрергә яратабыз шул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International