Ул Санкт-Петербургтан җиңүләр белән кайтты!

2025 елның 5 сентябре, җомга

Район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина үзенекеләрнең уңышлары турында дәшми кала алмый.

Бу юлы да, Кәчедә яшәүче 70 яшьлек ветеран Фәрит Хәлиловның Санкт-Петербургта җиңел атлетика буенча җиңүе турында иң беренчеләрдән булып хәбәр итте. Шунда ук без Фәрит Мөхәммәтхан улы белән элемтәгә чыктык. “Без Татарстаннан Казанның “АВЛАТ” клубының ветераннар командасы белән Россия чемпионатында катнаштык, – дип сөйләде ул. – Санкт-Петербургта 70 яшьлекләр арасында 10 км. араны йөгереп үтеп, мин 1нче урынны алдым. 5кмда 2нче нәтиҗәне күрсәттем. Шулай итеп, Санкт-Петербургтан уңышлар белән кайттым”.

Фәрит Хәлилов яшьтән йөгерү, спорт белән шөгыльләнә. 1974-1976 елларда Карелиядә кече сержант булып хезмәт итә. Җиңел атлетика буенча 1нче разрядка ирешә. 42 ел Норильскида шофер булып эшли. “Мин үзем тумышым белән Сахалин өлкәсе Лесогорск шәһәреннән, – дип сөйли Фәрит Хәлилов. – Әти-әнием Кәче авылыннан. Әти Мөхәммәтхан заводта, әни Суфия гомер буе савымчы булып эшләде. Икесе дә хезмәт алдынгылары булдылар. 9-11 сыйныфларны Кәче мәктәбендә укыдым. Без ике бала үстек, энекәшем исән түгел инде. Әти-әнием дә мәрхүмнәр. Бүгенге көндә олимпия спорт төре – спорт йөреше белән шөгыльләнәм. Кышын бассейнга йөрим. Спорт белән бергә атлыйм. Гел хәрәкәттә. 1нче разрядлы чаңгычы да әле мин. Ел саен Казанда үткәрелә торган марафонда катнашам. 21 км, 100 м, 42 км, 200 м араларны спорт йөреше белән уңышлы үтәм. Ә Кәчедә үз хуҗалыгымда төзү эшләре дә алып барам. Йорт салдым. Спорт-хуҗалык эшләре, атнага бер тапкыр мунча. Яшәү рәвеше шундый. Кыскасы, хәрәкәт, спорттан башка яши алмыйм. Башкаларга да шуны киңәш итәм”.

Әйе, йөрү, йөзү, чаңгы – ул сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф тә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International