Районыбызның 95 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль бәйрәм Арчаның Җиңү паркында да узды. Аны район үзәк китапханәсе белән берлектә “Казан арты” тарих-этнография музее оештырды.
“Бәйрәмдә Татар-станның атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам Рәшит Гаимовның “Арча – татарларның рухи мәркәзе” күргәзмәсе эшләде, – дип сөйләде “Казан арты” тарих-этнография музееның фәнни хезмәткәре Ләйсән Нурмөхәмәтова. – Ул Арчаның барлык истәлекле урыннарын кәгазьгә төшереп, матур күргәзмә эшләгән. Килгән кунаклар шулай ук районыбызның барлыкка килү тарихы белән дә танышты. “Каурый каләм” иҗади берләшмәсенә йөрүче якташларыбыз Арчага багышланган шигырьләрен укыды. Җыр һәм шигъри мизгелләр белән үрелеп барган бәйрәм “Яшь йөрәкләр” ансамбле башкаруындагы “Арча” җыры белән тәмамланды“.