Фото һәм видеога төшерү тыела!

2025 елның 12 сентябре, җомга

Пилотсыз очу аппаратларын һәм һава һөҗүменә каршы оборона системалары эшен төшерүне тыю турында исегезгә төшерәбез.

Мондый кадрларны бастыру РФ Кораллы Көчләре позицияләрен ачарга һәм дошманның хәрби һәм гражданлык объектларына кабат һөҗүмнәренә китерергә, тормыш һәм сәламәтлеккә куркыныч тудырырга, шулай ук җинаять җаваплылыгына китерергә мөмкин.

Очкычларның фото һәм видеоларын һәм ПВО системалары эшен мессенджерларга һәм социаль челтәрләргә, бигрәк тә җирлеккә бәйләп (характерлы ориентирлар белән) куймагыз.

Россия Федерациясе өлкәләрендә һөҗүмнәрне булдырмау һәм нәтиҗәләрен бетерү буенча оператив штаблар эшли.

Кагыйдә буларак, фотога геолокация яки БПЛА, мәсәлән, заводка очып килгән дигән язма беркетелә. Шулай итеп, рәсми рәвештә Интернетта сәнәгать предприятиеләренең, социаль әһәмияткә ия объектларның урнашу урынын исәпләү өчен файдаланырга мөмкин булган мәгълүмат барлыкка килә. Алар БПЛА һөҗүмнәрен ясау өчен потенциаль объектлар буларак каралырга мөмкин.

Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда язмалар табылганда, комментарийларда ачыклаучы сорауларга җавап бирмәгез. Дошман шулай итеп фото һәм видеоны конкрет урынга “бәйли“ һәм ПВО системаларының урнашу позициясен билгели.

Фото/видео төшерүче яки ПВО дислокацияләнгән урынның инернет-ресурсларында урнаштыручы затлар табылганда, аларның эше яки пилотсыз очу аппаратлары җимерекләре төшүе турында хокук саклау органнарына һәм махсус хезмәтләргә хәбәр итүегезне сорыйбыз.

Җимерекләр янына якын килергә, объект янында кабызылган гаджетлардан файдаланырга ярамый.

Мөмкин булганча хокук саклау органнары һәм махсус хезмәтләр килгәнче пилотсыз очу аппаратлары җимерекләре янына өченче затларны кертмәскә.

Ашыгыч хезмәтләр телефоннары:

112, 8-84366-3-00-20, 8-84366-3-00-36 –  бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте (кәрәзле телефоннарның сим-карталары булмаса да бушка шалтыратырга мөмкин);

101 –  107нче янгын-коткару сагы;

102 – полиция;

103 –  ашыгыч ярдәм;

104 – газ хезмәте;

8(843) 231-45-55 – РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча дежур часте;

8-84366-3-25-33 –  Арча муниципаль районы террорга каршы комиссия секретаре;

8-84366-3-14-33 – Арча муниципаль районы башлыгы кабул итү бүлмәсе.

Моны һәркем белергә тиеш!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International