1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр җыелмасыннан (НСУ) файдалану ысулын сайлау мөмкинлеге барлыгын искә төшерәбез
Уйлап эш ит
Румия Саттарова
Сентябрь аеның матур, җылы көннәре. Көзнең икенче ае – октябрьгә таба барабыз. 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдаланучыларга хәл итәргә кирәк: акчасын алыргамы, әллә социаль хезмәтләрдән файдаланыргамы? Без бу сорауларга җавапны белгечләрдән алдык.
Россия Социаль фонды Татарстан Республикасы бүлегенең Арчадагы клиентлар хезмәте җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова:
– Социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалану ысулын сайлау мөмкинлеге барлыгын тагын бер кат искә төшереп үтәбез. Бу җыелмага өч төрле хезмәт керә: дарулар, санаторий-курортка юлламалар һәм шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрү. Бу хезмәтләр кемгәдер кыйммәт булырга мөмкин. Ә менә ташламадан файдаланучыларга – бушлай. Әлеге хезмәтләрдән файдалану өчен район социаль фондына килеп яки интернетта дәүләт хезмәтләре аша гариза язарга кирәк. 1 октябрьгә кадәр сайларга кирәк: социаль хезмәтләрдән файдаланасыңмы, әллә акчасын аласыңмы?
– Рузия Илсуровна, бу ай саен күрсәтелә торган хезмәтләрдән кемнәр файдалана?
– Әлеге социаль хезмәтләр менә кемнәргә каралган: Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар, Ленинград блокадасында, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, концлагерьларның балигъ булмаган тоткыннары, вафат (һәлак) булган Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары, һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең гаилә әгъзалары, радиациядән зыян күрүчеләр, барлык төр инвалидлар, шул исәптән инвалид балалар да.
– Безнең районда күпме кеше ташламалардан файдалана? Ә шуның күпмесе бушлай дарулардан баш тартып, акчасын ала?
– 2025 елның 1 сентябренә районда 7318 ташламадан файдаланучы бар. Шуның 4561е (62,33 проценты) бушлай дарулардан файдаланмый, акчасын алуны кулайрак күрә.
– Социаль хезмәтләрнең бәясе күпме?
– Ташламадан файдалану хокукына ия гражданнарга айлык акчалата түләү (ЕДВ) билгеләгәндә аларга социаль хезмәтләр җыелмасы да бирелә. Алар социаль хезмәтләр җыелмасын акчалата да ала алалар. Бу хокук аларга бирелгән. 2025 елның 1 февраленнән социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе 1728,46 сум тәшкил итә. Әгәр дә социаль хезмәтләрдән баш тарталар икән, ул вакытта бер тапкыр бирелә торган ЕДВга өстәп ай саен 1728,46 сум бирелә. Аерым алганда, даруларга 1331,30 сум, санаторий-курортка 205,95 сум, шәһәр яны тимер юл транспортында яки шәһәр арасындагы транспортта дәвалану максатыннан бару-кайтуга 191,21 сум каралган. Акчасыннан баш тартып, социаль хезмәтләрне сайласа, ул вакытта ташламадан файдаланучы бу хезмәтләрне бушлай ала. Безнең Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин: “Социаль хезмәтләр җыелмасын алу Татарстан Республикасында иң кирәкле һәм ышанычлы ярдәм чарасы булып кала, – дип әйтә. – Вакыт белән сыналган система гражданнарның әлеге категориясен дарулар белән тәэмин итү мөмкинлеген гарантияли“.
– Социаль хезмәтләрдән файдалану яки акчасын алу буенча үзгәреш кертергә теләүчеләр кая мөрәҗәгать итәргә тиеш?
– Безгә – клиентлар белән эшләү бүлегенә яки күп функцияле үзәккә килеп, яки интернетта дәүләт хезмәтләре аша гариза язарга кирәк булачак. Әгәр дә үзгәреш кертергә уйламасалар – гариза язарга кирәкми.
Сораулар булса безнең телефон: 3-00-79, 3-03-79. Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге хезмәтләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.
Район үзәк хастаханәсе-нең табиб-эндокринологы, участок табибы Индира Урманова:
– Кем соцпакет урынына акчасын ала, алар, әлбәттә, алга таба сәламәтлекләре белән ничек буласын ахыргача уйлап бетерми. Әлбәттә, аз пенсия алучыларга соцпакет урынына каралган акча күпмедер дәрәҗәдә ярдәм булып тора. Ә бит кемгәдер алга таба бик кыйммәтле дарулар кирәк булуы ихтимал. Тормышта андый хәлләр булып тора. Хәтта ярты елга миллион сумлык препарат кирәк авырулар бар. Нигездә алар яшьләр. Ташламалардан файдаланучыларда ел дәвамында җитди авырулар килеп чыгарга яки ачыкланырга мөмкин, мәсәлән, онкология. Социаль хезмәтләрдән баш тартып, акчасын алучы авырулар ташламалы дарулардан файдалана алмаячак. Авыру, 1 октябрьгә кадәр гариза язып, бушлай кыйммәтле дарулардан киләсе елның 1 гыйнварыннан гына файдалана алачак. Бездә бик акыллы пациентлар бар. Алар без үзебез утырган агач ботагын кисмибез, диләр. Уйлап эш итәргә кирәк. Бушлай дарулардан файдаланучылар иң элек участок табибына киләләр, табиб аларга тиешле даруларга рецепт язып бирә. Аннан – аптекага.
Бездән теләк шул: бушлай дарулардан файдалану ысулын сайлаучыларга кирәкле даруны алу буенча кыенлыклар булмасын иде.