Казанда медицина учреждениеләренә автомобиль транспортына һәм компьютер техникасына сертификатлар тапшырдылар. Андый бәхет безнең Арча районына да елмайды.
Республиканың 39 медицина учреждениесе 100 ашыгыч ярдәм машинасы һәм 40 җиңел машина алды. Соңгы биш елда дәүләт медицина оешмаларына медицина ярдәме күрсәтү өчен (ашыгыч ярдәм, җиңел автомобиль) 1000 машина бирелгән.
Арча район хастаханәсе ике ашыгыч ярдәм машинасы алды. “Өр-яңа ике машина кайтуы безгә, район халкына бик зур ярдәм, – дип сөйләде баш табиб Рифат Идрисов. – Соңгы биш елда районга яңа биш машина кайтты. Ашыгыч ярдәм машиналары арту ул тиз һәм сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү өчен мөмкинлекләр арту дигән сүз. Бу яңа машиналар авыруларны Казандагы дәвалау учреждениеләренә илтү өчен кулланылачак”.
Яңа машиналарда шоферларга, медицина хезмәткәрләренә юлларда исән-сау йөрергә, халыкка хезмәт күрсәтергә язсын!