Татарстанның халык язучысы, якташыбыз Гариф Ахунов тууына 100 ел тулу уңаеннан зур искә алу көне булды
Очрашуга Гариф Ахуновның кызы Наилә ханым, туганы Сания Ахунова, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, язучылар Ринат Мөхәммәдиев, Фоат Галимуллин, Равил Фәйзуллин, Вахит Имамов, Нәбирә Гыйматдинова, Наил Касыймов, Вакыйф Нуриев, Рөстәм Галиуллин, Рифат Җамал, Рәҗәп Бәдретдинов, журналист, якташыбыз Риман Гыйлемхан, Г.Камал театры артисты Дания Нуруллина кайтты.
Татарстанның Мәдәният министры урынбасары Дамир Нотфуллин, татар конгрессының бүлекләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов, республиканың фән эшлеклеләре, китапханә, музей хезмәткәрләре дә юбилей тантанасында катнаштылар.
Казан кунакларын Арча чигендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов каршы алды. Гармунчылар уйнап торды, милли киемдәге кызлар якты йөз, тәмле сүз, чәк-чәк белән сыйлады. Тарихка кереп кала торган мизгелләр... Истәлеккә фотога төшеп, Арча станциясе зиратына юл тоттылар. Бер чардуган эченә җирләнгән Гариф Ахуновның һәм аның хатыны Шаһидә, туганы Гаишә каберендә булып, догалар укып, чәчәкләр салдылар. Гариф Ахуновның улы Рәшит тә шушы станция зиратына җирләнгән. Кунаклар анда да тукталдылар, догалар укып, искә алдылар.
Юл Гариф Ахуновның туган ягы Казанбашка юнәлде. Янәшәдәге язучының туган авылы Өчиле юк инде... Гариф ага Казанбаш мәктәбен тәмамлаган. Казанбаш мәктәбендә (директоры Ришат Камалов) кунакларны зурлап каршы алдылар. Мәктәптә иртәдән Гариф Ахунов укулары булган. Конкурска йомгак ясаганнар. Җиңүчеләрне котлау мизгелләренә шаһит булдык. Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, язучы Наил Касыймов һ.б. чыгыш ясадылар. Гариф Ахунов хезмәт кешесе, тормыш турында яхшы әсәрләр язган якты кеше иде дип искә алдылар.
Казанбаш мәктәбендә әһәмиятле вакыйга – Гариф Ахунов музее ачылды. Кызы Наилә ханым ал тасманы кисеп, эчкә үттеләр. Гариф ага 1925 елда туып, 2000 елда вафат булган шәхес. Кызы Наилә ханым республика җитәкчелеге, район җитәкчесе Алмаз Хисаметдиновка, Казанбаш мәктәбе коллективына, музей хезмәткәрләренә рәхмәт әйтте. Музей җитәкчесе – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Луиза Габдрахманова. Музей бай һәм матур килеп чыккан. Мәктәпнең завучы Рузилә Рәхимова: “Бөтен коллектив белән эшләдек, – дип сөйләде. – Гариф Ахуновның өеннән кайткан шәхси әйберләре белән музей бай килеп чыкты. Кызы Наилә ханым бик булышты”. Музейда язучының үзе ясаган картиналары, китаплары, кулъязмалары, эш өстәле, машинкасы, күзлеге, фотоаппараты, урындыгы, кәнәфие, шкаф, савыт-сабаларга кадәр бар. Гариф Ахуновның газета бите тутырып язган “Казанбаш уңганнары” дигән истәлек очеркы да музейда урын алган. “Мин 1940 елны Казанбаш урта мәктәбенең җиденче сыйныфын бик яхшы билгеләренә генә тәмамлап, Арча педагогия училищесына имтихансыз барып керә алдым”, – дип башланып китә очерк. Яраткан укытучылары турында яза. Очерк дәвам итә: “1983 елның җәендә үзебезнең кечкенә Өчиле авылына кайтып килергә булдым. Анда минем әнием Бибинур яшәде. 34 яшендә тол калып, безне, ятим балаларын, карап-багып үстерде...”. Очеркны бер сулыштан укып чыгасың. Язучының башыннан үткән истәлекләр, Казанбаш уңганнары...
Арча сәнгать мәктәбендә истәлекле очрашу булды. Районда оештырылган Гариф Ахунов премиясе бәйгесенә йомгак ясалды, җиңүчеләр бүләкләнде.