Үткән шимбәдә Арча стадионы шау-гөр килеп торды. Арчалар “Татарстан кроссы – 2025”кә кушылдылар.
Максат изге – үзеңне йөгерүдә сынап карау, башкалар белән аралашу, көчле спортчыларны күрү һәм алга таба да йөрү, йөгерүне көндәлек шөгыльгә әверелдерү. Таныш йөзләр күп. Физик тәрбия укытучылары, мәктәп укучылары, яшьләр, урта яшьтәгеләр, 60тан узганнар – бар да үзара күңелле итеп күрешә, аралаша һәм яшь буенча стартка басалар...
5-8 сыйныф укучылары 1 км араны йөгереп үттеләр. 9-11 сыйныф укучылары 2 км.га старт алдылар. Кызлар һәм малайлар аерым йөгерде. 16-25 яшьтәге кызлар 2 км.га, ә егетләр 3 км.га йөгерде. 25 яшьтәге һәм бу яшьтән узган хатын-кызлар, ир-егетләр 2 км. араны үтте. 40 яшьтәге һәм өлкәнрәкләр 1 км, 60 яшьтәге һәм бу яшьне узганнар шулай ук 1 км йөгерде.
Сүземне яшүсмерләрдән башлыйм әле. Алар үзләре бер дөнья. Кул биреп күрешәләр, көлешәләр, шаярышалар. Йөгереп килгәч тагын бер-берсенә кул биреп котлашалар... Арчаның Г.Курсави исемендәге лицейда 10 сыйныфта укучы егетләр Сәгыйть белән Ильяс Надршиннар, Арчаның 2нче мәктәбендә укучы 11 сыйныф укучысы Ринат Абдуллин, Арчаның 5 гимназиясенең 10 сыйныфта укучы Антон Подоляк һ.б. – барысы да спорт дөньясында үсеп килүче егетләр, финишка килгәч, күңелле итеп бер-берсен котлап, кул кысулары, аралашулары үзе бер күңелле манзара! Аларны футбол, волейбол дуслаштырды. Ринат финишка өченче килде, ә аның артыннан Антон. Афәрин, егетләр!
9-11 сыйныфларда укучы егетләр арасында Яңа Кенәр мәктәбе укучысы Рәйхан Хәбибуллин 1нче урынны яулады. Физик тәрбия укытучысы Зөлфәт Хәйруллин борчылып финишны көтте. Ул Рәйханның беренче киләсенә ышанды, әмма йөгерүчеләр күп бит! Финишка якынлашучы егетне танып алуга тренеры Зөлфәт Хәйруллин:
“Хәбибуллин беренче килә! Молодец, энем!” – дип, шатлыгыннан кычкырып җибәрде. Рәйхан үзе дә финиш сызыгын үтүгә сөенеченнән һавага сикерде! “Җәен басуга чыгып йөгереп кайткан вакытлар күп булды, – дип сөйләде ул. – 8-12 км.лап йөгердем. 1нче урынны алуга ышанычым бар иде. Бокс белән дә шөгыльләндем. Хәзер волейболда, җиңел атлетикада. Җиңеп торабыз!”.
16-25 яшьлек егетләр арасында Арча педагогика көллияте студенты Айнур Җиһаншин беренче урынны алды. Арча егете. Чаңгы секциясенә йөри. Тренеры Азамат Һидиятуллин. “5 ел чаңгы секциясенә йөрим, – дип сөйләде ул. – Көн саен стадионда 2-3 сәгать шөгыльләнәбез. Йөгерәбез, роллерда йөрибез, турникта, тренажерларда шөгыльләнәбез, кышын чаңгыда. Тренировкаларда күңелле, тренерыбыз Азамат Илдусович әйбәт, тәртипкә, дисциплинага өйрәтә, күңел күтәренкелеге биреп тора, минем өчен спорт хәзер көндәлек тормышка әйләнде”.
Арча педагогика көллиятенең спортчы кызларын да әллә каян күреп аласың. Спортчылар алар гәүдә төзелеше, киенүләре, үз-үзләрен тотышлары белән дә игътибарны үзләренә тарталар. Шундыйларның берсе – финишка икенче килгән Зилә Сабирова. Тренерлары Зиннур Сәгыйтов, Рөстәм Зарипов та монда. “Чаңгы, баскетбол, регби белән шөгыльләнәм, – дип сөйләде Зилә. – Мин көн саен спортта. Республикада команда белән баскетбол, чаңгы, регби буенча 1нче урынны алдык”.
40 яшькә кадәрле ир-егетләр старттан кузгалгач, озын буйлы, яшь, җитез чаңгы тренеры Азамат Һидиятуллинга җитүче булмас, дип озатып калдылар. Фаразлар акланмады. Финишка 1нче булып Арчаның 6нчы мәктәбе физик тәрбия укытучысы Рәнис Нәбиуллин килде! Шулай ук оста чаңгычы һәм йөгерүче ул. Аның артыннан – Азамат. Икесенең дә йөзләрендә серле елмаю!
Узган ел 75 яшьлек юбилеен үткәргән Руфина Гәрәеваның кросста катнашуы үзе бер батырлык. Менә шундый оптимист булырга кирәк! 60тан узган хатын-кызлар арасында Светлана Анисимова белән йөгерделәр алар. Светлана ханымны стадионда еш күрәбез – ул йөгерә.