Наласа авылы егете Ранис Мифтахов, “Студентлар стартабы” федераль бәйгесендә җиңү яулап, 1 миллион сум отучы райондашыбыз
Гөлнур Миннебаева
Ранис Мифтахов Казан дәүләт аграр университетында, магистратурада белем ала.
Үзе турында “Кечкенәдән сүтеп-җыярга, уйлап чыгарырга ярата идем”, дип сөйли Ранис. Бер урында гына утырып эшләргә яратмый, өйрәнүләр аша танып белергә ярата ул. Шуңа да райондашыбыз аграр университетның инженер-механик бүлеген сайлый.
– Дүртенче курста диплом эше темасын сайлар алдыннан, авыл хуҗалыкларында булган катлаулы мәсьәләрне өйрәндем. Үземнең практика вакытында һәм күзәтүләремдә күренгәнчә, белгечләрне борчыган сорау – яшелчәләрне саклау. Шушы мәсьәләне мин диплом эшемдә яктыртырга булдым һәм аның чишү юлларын эзләдем, – ди Ранис.
Ул билгеләп үткәнчә, гамәлдәге системалар еш кына оптималь шартларны саклау бурычын үти алмый, бу исә яшелчәләр уңышын шактый югалтуга китерә. Яшь белгеч яшелчә саклагычларында газ мохитен җайга салу өчен аппарат-программа уйлап чыгара, аны проект итеп яза.
Бу хезмәтнең уңыш-лы булачагын күреп, Ранисның фәнни җитәк-чесе укучысына “Студентлар стартаб”ында катнашырга тәкъдим ясый. Егет хезмәтен бәйгегә юллый. Ил буенча җибәрелгән 12 меңгә якын эш арасыннан иң яхшы ике меңе сайлап алына. Алар арасында Ранис Мифтаховның проекты да була. Аның яшелчә саклагычларында газ мохитен җайга салу өчен аппарат-программа комплексы төзү буенча инновацион проекты югары бәяләнә һәм 1 миллион сум күләмендә грантка лаек дип табыла.
– Әлеге җайланма фермерларга һәм авыл хуҗалыгы оешмаларына кислород, углекислый газ һәм башка газлар дәрәҗәсен нәтиҗәле контрольдә тотарга ярдәм итәчәк, бу яшелчәләрне саклау вакытын озайтырга һәм зыянны киметергә мөмкинлек бирәчәк. Гади тел белән әйтсәк, мәсәлән, бәрәңге сулый, шуңа аңа һава күп кирәк. Һава беткәч, ул чери башлый. Ә помидор һәм кәбестәгә ике тапкыр азрак һава кирәк. Минем аппарат кайсы яшелчәгә күпме һава кирәк шуны көйләячәк, – диде Ранис.
Егет өчен авыл тормышы бик якын. Киләчәген дә авыл хуҗалыгы белән бәйләп, үзе укыган университетта белем бирергә тели. Бүгенге көндә үк бу өлкәдә аның белеме һәм күнекмәләре тирән һәм күпләргә үрнәк булырлык.