Район тарихында мөһим көн

2025 елның 26 сентябре, җомга

24 сентябрьдә бишенче чакырылыш Арча район Советының чираттагы беренче утырышы булды

Ильяс Фәттахов

Анда Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Рәисенең территорияләр буенча идарәсенең баш киңәшчесе Лидия Сибгатуллина, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Бохараев катнашты.

Утырышны иң өлкән депутат Мансур Әхмәтов ачты һәм алып барды.

Арча муниципаль районы территория сайлау комиссиясе рәисе Булат Кадыйров районда  сайлау йомгаклары белән таныштырды.

– Бүген без яңа бишенче чакырылыш Арча район Советының беренче оештыру утырышын уздырабыз, – диде алып баручы М.Әхмәтов. – Устав нигезендә район Советы җирлек башлыкларыннан һәм җирлек Советы составыннан берәр вәкил исәбеннән формалаша.

2025 елның 19 сентябрендә районның барлык җирлекләрендә дә вәкиллекле органнарның беренче утырышы үтте, 20 сентябрьдә “Арча шәһәре“ муниципаль берәмлеге үзенең беренче утырышын уздырды. Һәр җирлектә башлык һәм район Советына вәкил сайланды. Шулай итеп, Арча муниципаль районының бишенче чакырылыш вәкиллекле органы формалаштырылды.

Депутатлар утырышның көн тәртибен расладылар. Беренче мәсьәлә – “Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларыннан азат итү“. Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, Арча шәһәренең 6 номерлы сайлау округыннан депутат булып сайлану сәбәпле,  үз вәкаләтләрен алдан туктатуны сорап  Арча район Советына гариза язган иде. Депутатлар әлеге гаризаны канәгатьләндерделәр.

Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә – Арча муниципаль район башлыгын сайлау. Әлеге мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова сүз алды. Ул әлеге вазыйфага моңа кадәр Арча район башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләгән Хисаметдинов Алмаз Габдерәүф улын тәкъдим итте. “Бердәм Россия“ партиясенең Арча район Советында депутатлык берләшмәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров “Бердәм Россия“ партиясе җирле бүлекчәсенең Хисаметдинов Алмаз Габдерәүф улын Арча муниципаль район башлыгы вазыйфасына кандидат итеп тәкъдим итү турындагы карары белән  таныштырды.

Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Әгъзәм Гайфуллин да әлеге кандидатураны яклап чыгыш ясады.

Арча муниципаль район башлыгы вазыйфасына кандидат Алмаз Хисаметдинов шундый ышаныч күрсәткән өчен рәхмәт әйтте.

– Бүген без мөһим тарихи вакыйга шаһитлары булдык – Арча район Советының яңа составы формалаштырылды. Хөрмәтле депутатлар, барыгызны да районның вәкаләтле органына депутат булып сайлануыгыз белән тәбрик итәм!

Территорияләрнең социаль һәм инфраструктура мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән федераль һәм республика программалары бүгенге катлаулы чорда безгә тотрыклылыкны тәэмин итү мөмкинлеге бирүче мөһим фактор булды. Районның әһәмиятле проблемаларын хәл итүдә күрсәткән ярдәмнәре һәм булышлыклары өчен без республика Рәисенә һәм Хөкүмәтенә рәхмәтле.

Сайлау нәтиҗәләре буенча “Бердәм Россия“ партиясенең безнең районда үзенең лидерлык позициясен саклап калуы куандыра. Билгеле, болар бар да муниципаль дәрәҗәдә партиянең ролен һәм җаваплылыгын тагын да арттыра, бездән ачык һәм дөрес сәясәт үткәрүне таләп итә. Без сезнең белән меңләгән   арчаларның ышанычын акларга тиешбез!

Хөрмәтле депутатлар! Тормыш безнең алга яңадан-яңа, зурдан-зур бурычлар куя. Без сезнең белән районыбыз элеккечә көчле, республиканың тотрыклы һәм гармонияле үсеше өчен нәтиҗәле итеп эшләргә тиешбез.

Районыбызда яшәүче халыкның тормыш шартларын югары дәрәҗәгә күтәрү, бизнес өчен уңайлы мохит тудыру, көндәшлеккә сәләтлелекне

югалтмау – безнең бурыч!

Депутатлар яшерен тавыш бирү юлы белән бертавыштан Арча муниципаль район башлыгы итеп Хисаметдинов Алмаз Габдерәүф улын сайладылар.

Утырыш район башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә дәвам итте.

– Мине Арча муниципаль район башлыгы итеп сайлап ышаныч күрсәткәнегез өчен рәхмәт! – диде ул. – Минем кандидатураны яклаган өчен безнең республикабыз Рәисе Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка аерым рәхмәт! Муниципаль берәмлек җитәкчесе вазыйфасын, беренче чиратта, халык алдында зур җаваплылык дип кабул итәм. Сезнең ышанычны аклау  өчен барын да эшләячәкмен.

Район башлыгы шуннан соң ант итте: “Татарстан Республикасы Арча муниципаль район башлыгының миңа йөкләнгән югары бурычларын тормышка ашырганда Россия Федерациясе Конституциясен һәм законнарын, Татарстан Республикасы Конституциясе һәм законнарын, Арча муниципаль районы Уставын үтәргә, Арча муниципаль районында яшәүчеләрнең мул тормышын тәэмин итү, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклау өчен бөтен көчемне һәм белемемне куярга ант итәм“.

Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов Арча муниципаль район башлыгы урынбасары вазыйфасына Мөхәмәдияров Рамил Данил улын тәкъдим итте. Аның районда билгеле шәхес булуын, соңгы елларда район мәгариф идарәсен уңышлы җитәкләвен әйттеп үтте.

Депутатлар бертавыштан Мөхәмәдияров Рамил Данил улын Арча муниципаль район башлыгы урынбасары итеп сайладылар.

– Муниципаль район башлыгы урынбасары эшчәнлегенең төп юнәлешләренең  берсе – депутат корпусы белән эшләү, – диде  рәислек итүче. – Сезне безнең яңа депутат корпусы белән таныштырам. Район Советы 34 депутаттан тора. 17се – җирлек башлыклары, 17се – җирлек Советлары вәкилләре. 27се –ирләр, 7се – хатын-кызлар, 33е – югары, 1се урта махсус белемле. 30-50 яшькә кадәрге – 11, 50 һәм аннан югары – 23 депутат. 31 депутат – “Бердәм Россия“ партиясе әгъзалары, 1 депутат – “Новые люди“ партиясеннән, 2 депутат – үз-үзләрен күрсәттеләр.

Утырышта шулай ук Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс игълан итү турында карар кабул ителде. Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп Гатиятов Ренат Мансур улы билгеләнде. Арча район Советының даими комиссияләре расланды.

Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов моңа кадәр район башлыгы урынбасары булып  эшләгән Алсу Мөхәмәтовага намуслы хезмәте өчен рәхмәт әйтте һәм “Район алдындагы казанышлары өчен“ медале тапшырды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International