22 НОЯБРЬДӘ Арчада участок сайлау комиссияләрен укыту үткәрелде. Анда Татарстан Республикасы үзәк сайлау комис-сиясе рәисе Әгъзәм Го-бәйдуллин, Арча муниципаль район башлыгы Алмас Назиров катнашты.
ШУШМАБАШ МӘКТӘБЕН быел тәмамлаган, бүген Казан энергетика университетында укучы Булат Низамов, Россия күләмендә оештырылган сәләтле яшьләрне үстерү бәйгесендә катнашып, грант алуга иреште. Бу бәйгедә җиңү өчен төрле яктан сәләтле булырга кирәк, ә Булатның информатика, француз теле, спорт һәм башка фәннәрдән уңышлары бик күп.
Нәтиҗәле хезмәте, яшь буынны сәнгать–эстетик һәм рухи–әхлакый тәрбия-ләүгә керткән зур өлеше өчен һәм Арча балалар сәнгать мәктәбе оешуга 50 ел тулу уңаеннан Арча балалар сәнгать мәктәбе (директоры Г.Сабирова) коллективы район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм Арча сәнгать мәктәбе оешуга 50 ел тулу уңаеннан хореография бүлеге укытучысы Камалова Эльза Илтөзәр кызы, тынлы оркестр укытучысы Кондратьев Сергей Николаевич, сәнгать бүлеге укытучысы Фәтхуллина Раилә Динулла кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Татарстан Республикасының “Халык контроле” мәгълүмат системасы аша Арча муниципаль районына 2013 елның ун аенда 19 рәсми хәбәр алынды. Алар, нигездә, территорияләр төзеклеге һәм юл хәрәкәтен оештыру турында. Сигез гариза канәгатьләндерелгән, сигезе буенча үтәп булмау турында дәлилле җавап бирелгән, өчесе каралу хәлендә.