Кунаклар да, бүләкләр дә күп иде

2013 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе
Кунаклар да, бүләкләр дә күп иде
2014 елның беренче яртыеллыгына газета–журналларга язылу дәвам итә. Ел да кабатланып килүче матур традиция буенча 21 ноябрьдә Абунәчеләр көне үткәрелде.
Компьютер, телевидениегә алданып, балалар, яшьләр газета–журнал түгел, китап укуны да онытып бара. Чөнки аларда бөтен яңалык яктыртыла. Әмма буш вакытларыңда кулыңа газета һәм журнал алып укуга ни җитә. Ул үзе ял бит. Урта һәм өлкән буын моны белә һәм бик теләп вакытлы матбугатка языла. Бу юлы да почта бүлекчәсенә килүчеләр арасында өлкәннәр күп иде.
—Мин мәктәп яшеннән бирле газета, журналларны яратып укып барам. Бала чакта “Пионерская правда” алдырсам, хәзер район газетасына, “Ватаным Татарстан”га, “Сөембикә” журналына, шулай ук бакчада эшләргә, ашарга пешерергә өйрәткән, медицина киңәшләре биргән басмаларга язылам. Кичләрен рәхәтләнеп укыйм,—диде Гәүһәр ханым.
Арча почта бүлекчәсендә үткәрелгән абунәчеләр көне үзе бер бәйрәмне хәтерләтә. Кунаклар да килә, бүләкләре дә мулдан була. Бу юлы “Шәһри Казан” газетасы журналистлары Эльмира Кәримова белән Илсөя Зәйнуллина почта бүлекчәсенә килүчеләрне ишек төбендә үк каршыладылар.
—Арча якын булгач, ел да сезгә киләбез. Бу якта безнең газетаны яратып алдыралар,—ди Илсөя Зәйнуллина.—Бүген язылучыларга бүләкләребез дә бар.
“Сөембикә” журналы хезмәт-кәрләре дә Арча ягын үз итә. Бу юлы да баш мөхәррир урынбасары Рәмзия Кашапова һәм бүлек мөдире Лилия Гәрәева килгән иде.
—Хәбәрчеләрдән дә язмалар көтәбез. Кызыклы вакыйгалар, хатын–кызлар язмышы, гыйб-рәтле хәлләр турында язсыннар иде,—ди Лилия Гәрәева.
“Казанские ведомости” газетасы редакциясеннән бүлек мөдире Дания Харисованың да Арчага беренче килүе генә түгел.
—Бу юлы да абунәче көне бик уңышлы үтте,—диде соңыннан Арча почта бүлекчәсенең газета–журналларга яздыру бүлеге инженеры Рәсүлә Гафарова.—Иң беренче булып Ринат Урманов килде. Ул ел да бик күп төрле газета һәм журнал алдыра. Гадәттә, хат ташучылар аша яздыра. Бу юлы да почта бүлекчәсенә бөтенләй башка йомыш белән кергән булган. Чыгып китәм, дигәндә ишек төбеннән кире борылып килеп, газетага язылды. Бездән бүләге дә булды.
“Арча хәбәрләре”нә бик теләп язылулары, аннан бөтен район яңалыкларын белеп торулары турында әйтүчеләр дә булды. Бөтен хәбәрне җиткереп баручы үз районың газетасына ничек язылмыйсың инде?! Аннан газета–журналларга язылу буенча “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте “Татарстан почтасы” федераль почта элемтәсе белән берлектә хат ташучылар арасында яңадан бәйге оештыра. Хәтерләсәгез, узганында безнең районның Сеҗе авылы почта бүлекчәсе җитәкчесе Зөлхия Харисова, әлеге бәйгедә җиңеп чыгып, бүләккә лаек булган иде. Киләчәктә дә аралашып, киңәшләшеп, хәбәрләшеп яшик.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International