Карар проекты буенча ачык тыңлаулар башлану турында ХӘБӘР ИТҮ

2025 елның 20 октябре, дүшәмбе

Карар проекты буенча ачык тыңлаулар башлану турында

ХӘБӘР ИТҮ

 

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының җир кишәрлегеннән яисә капиталь төзелеш объектыннан шартлы рәвештә файдалануга рөхсәт бирү турындагы боерыгы проекты буенча ачык тыңлаулар башлануы турында хәбәр итәбез.

Проектка мәгълүмати материаллар исемлеге:

  1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башлыгы карары;
  2. 1нче кушымта - Җир кишәрлегенең ситуация планы;
  3. 2нче кушымта - Комиссия составы.

Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Арча шәһәре, Комсомол урамы, 15 йорт адресы буенча урнашкан - җирдән файдалану кагыйдәләренең аз катлы торак төзелеше зонасындагы “Кибетләр” (Ж2) һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Арча шәһәре” муниципаль берәмлеге төзелешләре, 16:09:010124:30 кадастр номерлы, 1 580 кв. м мәйданлы җир кишәрлегеннән Сабиров Динар Камил улына шартлы рәвештә файдалануга рөхсәт бирү турында ачык тыңлаулар уздыруны, ситуация планы нигезендә (1 номерлы кушымта), Арча шәһәре, Совет мәйданы, 12 йорт (кече зал) адресы буенча 2025 елның 12 ноябренә 14.00 сәгатькә билгеләнде.

Ачык тыңлауларда катнашучылар даирәсе:

җир кишәрлегеннән яисә капиталь төзелеш объектыннан файдалануның шартлы рәвештә рөхсәт ителгән төренә рөхсәт бирү турындагы карарлар проектлары, капиталь төзелеш объектларын рөхсәт ителгән төзүнең, реконструкцияләүнең иң чик параметрларыннан тайпылуга рөхсәт бирү турындагы карарлар проектлары буенча ачык тыңлауларда катнашучылар булып түбәндәге гражданнар тора:

үзләренә карата әлеге проектлар әзерләнгән җир кишәрлеге яисә капиталь төзелеш объекты урнашкан территориаль зона чикләрендә даими яшәүчеләр;

шушы территориаль зона чикләрендәге җир кишәрлекләренең һәм (яисә) аларда урнашкан капиталь төзелеш объектларының хокук ияләре;

әлеге проектлар әзерләнгән җир кишәрлегенә якын җир кишәрлекләре чикләрендә даими яшәүче гражданнар;

мондый җир кишәрлекләренең яисә аларда урнашкан капиталь төзелеш объектларының хокук ияләре;

әлеге проектлар әзерләнгән капиталь төзелеш объектының бер өлеше булган урыннарның хокук ияләре;

мондый тискәре йогынты куркынычы янаган җир кишәрлекләренең һәм капиталь төзелеш объектларының хокук ияләре, – җир кишәрлегеннән яисә капиталь төзелеш объектыннан шартлы рәвештә рөхсәт ителгән файдалану төре әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясарга мөмкин булган очракта.

Ачык тыңлаулар үткәрелә торган территория: Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча шәһәре.

Ачык тыңлауларда каралырга тиешле проект экспозициясен ачу урыны һәм датасы: Арча муниципаль районы, Арча шәһәре, Совет мәйданы, 12 йорт, 27 октябрь 2025 ел.

Проект экспозициясен үткәрү сроклары: 2025 елның 10 ноябрендә 12:00 сәгатькә кадәр.

Экспозицияне карарга мөмкин булган көннәр һәм сәгатьләр турында мәгълүмат: эш көннәрендә 12:00 сәгатькә кадәр.

 Ачык тыңлауларда катнашучыларның проектка кагылышлы тәкъдимнәрне һәм искәрмәләрне кертү тәртибе, сроклары һәм рәвеше: ачык тыңлаулар темасына кагылышлы тәкъдимнәр һәм искәрмәләр 2025 елның 27 октябреннән 2025 елның 10 ноябренә кадәр түбәндәге адрес буенча язмача кабул ителә: Арча муниципаль районы, Арча шәһәре, Совет мәйданы, 12 йорт, белешмәләр өчен телефон:  3-21-33, 3-06-28, (шимбә һәм якшәмбе көннәреннән тыш, көн саен) 2025 елның 10 ноябре 12.00 сәгатенә кадәр.

Ачык тыңлауларда катнашучылар җыелышын үткәрү датасы, вакыты һәм урыны турында мәгълүмат: 2025 елның 12 ноябре 14.00 сәгатьтә, Арча шәһәре, Совет мәйданы, 12 йорт адресы буенча, (кече зал).

Гавами тыңлауларда каралырга тиешле проект урнаштырылачак рәсми сайт турында мәгълүмат һәм аңа мәгълүмати материаллар: Арча муниципаль районының рәсми сайты (http://arsk.tatarstan.ru) һәм гражданнар күпләп җыела торган урыннар түбәндәге адреслар буенча: Арча шәһәре, Совет мәйданы, 27 йорт; Арча шәһәре, Совет мәйданы, 17 йорт; Арча шәһәре, Һ. Такташ ур., 58 йорт; Арча шәһәре, Кленовая ур., 4 йорт; Арча шәһәре, Банк ур., 2А йорты

 

 

Әлеге хәбәрнамәне 2025 елның 20 октябренә кадәр халыкка җиткерергә.

 

 

Арча муниципаль район башлыгы урынбасары, комиссия рәисе                                                                    

 

 

 

Р.Д.Мөхәмәдияров

 

 

Юридик мәсьәләләр буенча бүлек җитәкчесе                                

 

 

 

Л.Г.Сәгыйтова

 

Башкарма комитетның инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе                                                              

 

 

 

И.М.Хәсәнов

 

Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе                 

 

 

 

 

М.Р.Абдуллин

 

Арча муниципаль районының “Арча шәһәре” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе                                

 

 

 

 

Р.Ф.Касыймов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International