Исрафил Насыйбуллин
25-27 сентябрь көннәрендә Актанышта Татарстанның беренче Президенты кубогына традицион көрәш турниры үтте. Әлеге ярышта 46 командадан 447 яшүсмер бил алышты.
Арча районы командасы Яр Чаллы һәм Әлмәт командаларын гына уздырып, 3нче урын алып кайтты. Димәк, безнең яшь көрәшчеләребез авыл районнары арасында – беренче!
Шәхси беренчелектә Раяз Миннуллин (36 кг, Яңа Кырлай мәктәбе, тренеры М.Сәләхов), Руслан Әхмәтҗанов (40 кг, 5нче гимназия, тренеры Р.Хәкимҗанов), Аяз Фәйзрахманов (43 кг, Ашытбаш мәктәбе, тренеры М.Сәләхов) – алтын, Данил Галләмов (65 кг, АПК, тренеры Ф.Һидиятуллин) – көмеш һәм Илназ Галәветдинов (36 кг, Лесхоз мәктәбе, тренеры И.Әскәров), Ильяр Мөхәммәтшин (50 кг, тренеры Ф.Һидиятуллин) бронза медальләргә лаек булдылар.
Көрәшчеләрне һәм тренерларны уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз!