Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Инвалидка фатир тиешме?
2013 елның 29 ноябре, җомга
Инвалидка фатир тиешме?
Гражданнарның торак шартларын яхшырту буенча төрле программалар бар. Район башкарма комитеты белгече Булат Мортазин белән әңгәмәбез шуларның берсе — инвалидларның һәм инвалид балалары булган гаиләләрнең торак шартларын яхшырту турында.
— Иң башта әлеге мәсьәлә буенча кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген әйтеп үтсәгез иде.
— Моның өчен ерак барып йөрисе юк, әлеге категория кешеләр теркәлгән урын буенча җирле үзидарә органына гариза язарга кирәк. Анда исәпкә кую өчен нинди документлар әзерләргә кирәклеген аңлатачаклар, аларны әзерләргә булышачаклар да әле. Россия Федерациясе Торак кодексының 52нче маддәсе нигезендә, әлеге гариза 30 эш көне дәвамында каралырга тиеш.
— Барлык инвалидлар һәм инвалид балалары булган гаиләләр торак шартларын яхшырту хокукына ияме?
— Юк. Мондый хокукка ия булу өчен түбәндәге шартлар кирәк: үз торагың яки гаилә әгъзаларының торагы бөтенләй булмау; һәр гаилә әгъзасына туры килә торган мәйданның нормадан ким булуы (Арча районы буенча норма — 18 кв.м), әгәр мөрәҗәгать итүченең һәм аның гаилә әгъзаларының берничә торак мәйданы булса, гомуми торак мәйданы белән тәэмин ителеш әлеге торакларның барлык мәйданын кушып исәпләнә; торак мәйданда берничә гаилә яшәп, гаилә составында авыр формадагы хроник авыру булса һәм аның белән бер фатирда яшәү мөмкин булмаса. Андый авырулар Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2006 елның 16 июнендәге 378 номерлы карары белән расланган исемлектә күрсәтелгән; торак биналары өчен билгеләнгән таләпләргә туры килми торган, яшәү өчен яраксыз тузган торакта яшәү.
Тузган торак биналарга кагылышлы төгәллек кертәсе килә: андый йортта яшәү мөмкин түгел, тиешле санитар һәм төзелеш нормаларына туры килә торган торак бина бирү нәкъ менә шуның белән бәйле.
— Акчалата кире кайтаргысыз субсидия алып торак шартларын яхшыртуга кемнәр дәгъва итә алуын төгәлрәк аңлатсагыз иде.
— Әгәр югарыда күрсәтелгән категорияләргә туры килә торган гражданин 1995 елның 24 ноябрендәге “Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында”гы 181 номерлы Федераль закон нигезендә 2005 елның 1 мартына кадәр исәпкә куелган булса, ул федераль бюджет исәбенә торак белән тәэмин ителергә тиеш. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2006 елның 7 июнендәге 275 номерлы карары белән югарыда саналган категория гражданнарның торак шартларын яхшырту формасы итеп торак алуга субсидия бирү билгеләнде. Муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетларыннан алынган исемлекләр нигезендә, Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы әлеге субсидияләрне алырга тиешле гражданнарның республика реестрын булдырды. Арча районы буенча әлеге исемлеккә 41 кеше кертелгән.
Шунысы бар, ташламадан файдаланучы инвалид белән яшәүче гаилә әгъзалары, торакка ташлама алуга хокуклары булмаса, торак белән тәэмин ителми.
—Субсидияне алу тәртибе нинди?
—Әлеге субсидия федераль бюджеттан акча килүгә карап, гомуми чират буенча. Акча 18 кв.м.ны безнең региондагы уртача квадрат метрның базар бәясенә тапкырлап исәпләнә. Субсидия алуга таныклык бирелә, ул 6 ай дәвамында гамәлдә була. Субсидия акчасы хисап счетына күчерелә.
Федераль бюджеттан җитәрлек финанслау булмаганлыктан, субсидияне озак көтәргә туры килә. Мәсәлән, 1996 елда исәпкә басучылар аны быел алды.
— Субсидияне ничек тотарга?
— Билгеле, әлеге сумма үз акчаңны өстәмичә 18 кв. метрдан артык мәйданлы аерым фатир алуга җитмәячәк. Шуңа күрә ул күп инвалидларга үзләренең торакларын киңәйтергә, шартларны яхшыртырга гына булыша, шул исәптән үзеңнекен сатып яхшырагын алырга мөмкин.
Бүгенге көндә инвалидларны һәм инвалид баласы булган гаиләләрне исәпкә кую сроклары буенча чикләүләр закон белән билгеләнмәгән. 2005 елның 1 гыйнварыннан соң исәпкә басучыларга федераль бюджеттан бүленә торган субсидияләр исә-бенә торак белән тәэмин итү буенча социаль ярдәм чаралары бирелми. Безнең район буенча андыйлар 143, бу исемлек арта бара.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 5 класслы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән Документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янган конструкцияләрсез таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
Татарстанлыларга үз посылкаларын күзәтеп тору җиңеләйде
Россия почтасы күзәтү системасында җибәрелгән статуслар җыелмасын яңартты. Хәзер клиентлар посылкалар һәм корреспонденция юлының мөһим этаплары турында гына хәбәрләр алачак. Хезмәт статуслары, почта-логистика үзәкләре һәм сортировкалау хаблары эчендә күчүне дә кертеп, техник сканированиеләр һәм башка эчке мәгълүмат хәзер трекингта чагылмый. Кулланучы җибәрүләр хәрәкәтенең әһәмиятле һәм аңлаешлы этапларын гына күрәчәк: тапшыруга кабул итү, трек-номер бирү, сортлауны башлау һәм тәмамлау һәм тапшыруга әзерлек. Шул ук вакытта җибәрү юлының барлык фазалары почтаның эчке системасында саклана. Бу клиентны күп санлы арадаш статуслар белән йөкләмичә, штаттан тыш хәлләрне оператив рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирә. «Күзәтүнең яңа моделенә күчү клиент юлын гадиләштерүгә юнәлдерелгән, артык статуслар һәм тәүлек буе техник хәбәр итүләрсез", - дип билгеләде Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз