Яңалыклар

2013 елның 29 ноябре, җомга
Бу көннәрдә Казанбаш авылында өмәләр булды. Авыл халкы бергәләшеп зиратны чис-тартты, картайган агачларны кисте, сынган ботакларны яндырды. Зөлфәт Шакирҗанов идеясе белән башланган изге эш үз эченә җирләү кирәк–яраклары саклый торган йорт төзүне дә алды. Ул зиратка читтән туганнарын алып кайтып җирләү-челәрнең сәдака һәм авыл халкыннан җыелган акчага эшләнде.

Арча Укучылар сараеның “Нур” балалар телестудиясе яшь хәбәрчеләре Әлмәт шәһәрендә үткәрелгән республика күләмендәге интеллектуль бәйгесендә катнашып, өченче урынны алды.

Казанның Абдулла Алиш исемендәге балалар иҗат йортында балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләре арасында төбәкара ачык бәйге булды. Анда Арча Укучылар сараеның оештыру эшләре буенча җитәкче урынбасары Зөлфирә Зарипова катнашып, “Балачакка бирелгән” номинациясендә икенче урынны яулады. Ул бәйгедә авторлык программасын яклады, методик эшләнмәләрен тәкъдим итте, үз тормышы, хезмәте буенча тәкъдир итү үткәрде, мастер–класста “Проект эшчәнлеге” дигән тема буенча чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International