Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Күңел чишмәсе ургылып ага
2013 елның 29 ноябре, җомга
Күңел чишмәсе ургылып ага
27 ноябрьдә Арча Үзәк китапханәсендә Роза Шәйхетдинованың “Күңелем чишмәсе” дип аталган шигырьләр җыентыгын тәкъдир итү кичәсе узды. Китапханәнең өлкәннәргә хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Әлфия Галимова оештырган әлеге иҗат кичәсенә тиң кичәдән Роза апаның дуслары, якыннары, “Яшәү яме” клубына йөрүче каләмдәшләре, Түбән Мәтәскә мәктәбе укучылары озакка җитәрлек рухи азык туплап китте.
3нче сыйныфларда укыган чагы. Күрше бакчасына алма урларга кергән малайларны карап торганнан соң Розаның күңелендә шигырь туа. Бу аның тәүге шигырен язу белән бәйле хатирә. Аннан соң күп булыр әле ул истә калырлык мизгелләр... Педучилищены тәмамлагач, Кама Тамагына укытучы булып китү, анда эшләгән елларда төрле мәдәни чараларда катнашып, шигырьләрен район газетасында даими бастыру, сөйгәне Ренат белән кавышып яңа тормыш кору, Арчага кайтып урнашулары, 3 кыз үстерүләре, яшьли ирен югалтканнан соң толлык ачысы... Болар һәммәсе күңел түреннән шигырь булып саркып чыккан. “Мин шигырьне җаныма авыр вакытларда язам”, — ди шагыйрә. Юк, бик дөреслеккә туры килми бу сүзләр. Җанга үтеп керерлек шигырьләр иҗат итү өчен авыр чаклар гына җитми, шагыйрь җанлы булып туу кирәк.
Яшүсмер елларында Роза каләмнең ниләр тудырырга сәләтле икәнлеген белеп алгач, канатланып иҗат итә башлый. Бүген тәкъдир ителгән китабында аның төрле елларда язылган иҗат җимешләре арасында әнә шул яшьлек елларындагылары да бар. Дүрт бүлектән торган китаптан бүгенге кичәдә Роза ханымның шатлыклы кичерешләрен уртаклашучы һәркем үз җанына аваздаш шигырьләрне тапкан, чыгыш ясаучы һәрберсе бу турыда әйтеп китте. Дуслары гына түгел, якташлары да күп иде аның биредә. Алар туган як сәламен генә ирештереп калмыйча, Роза апалары белән чиксез горурлану хис-ләрен дә җиткерде. Якташлары Нәзир Фәхретдинов белән Илфат Әскәров хәтта шигырьләрен көйгә дә салган, Расих Галимҗанов, Илфат Әскәров башкарган ул “карлыгачларның” тәүге шаһитлары да бүгенге тамашачы булды.
Роза Шәйхетдинова Чөмә–Елга кызы. Язучы Заһидә Го-мәрованы биргән шушы җирдә туып, урман кочагына сыенып утырган хәтфә үләнле авылының җылысын тоеп үскән кызның хыялый күңеле ничек шигырь язуга ымсынмасын?! Өстәвенә, ул Мөхәммәт Мәһдиев якташы да бит әле. Якташына карата хөрмәт, ихтирам хисләре Роза апаның шактый шигырендә урын алган.
“Күңелем чишмәсе”н бер кулга алгач, аерыласы килми, җырлап торучы шигырьләренә аның шатлык–сагышлары, тормыш рәвеше, кешелеккә, табигатькә булган мәхәббәте, туган ягын өзелеп сагынуы, аналарга карата олы ихтирам хисләре дә сыйган. Бу темаларга кагылмаган бер генә шагыйрь дә юк, әмма һәрберсе аны үзенчә тасвирлый, укучының күңел кылларына үзенчә кагыла. Роза апаның иҗаты да үзгә: сагышлы, уйланырга мәҗбүр итә торган.
Киләчәктә шагыйрә тагын берничә китабы дөнья күрер дип өметләнә. Бу китабы өчен Роза Шәйхетдинова район башлыгы Алмас Назировка олы рәхмәтен белдерә.
Якты йөзле, тәмле сүзле Роза апа гына түгел, кичәдә катнашкан һәркем бүген күңелләренә илһам, яңа дәрт, көч туплап таралышты. Бел-мәссең, әлеге чара бәлки әле кыймаган каләм әһелләренә дә дөньяга чыгарга этәргеч булыр. Ә без исә, шундый күңел бәйрәме бүләк итүче Роза Шәйхетдиновага озын гомер, сәламәтлек һәм яңа иҗат уңышлары теләп калабыз.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 00 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 10 июне
2026 елның 10 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - көндез яшен, кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә:: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
8
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 9 июне
2026 елның 9 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшенле яңгыр һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда - төнлә) көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла.
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз