Яшүсмер һәм закон

2013 елның 29 ноябре, җомга
Яшүсмер һәм закон
20 ноябрь—Бөтендөнья бала хокукларын яклау көнендә Арчаның бишенче гимназиясендә тарих укытучылары Гөлнара Әхмәтханова һәм Илнур Җәләев “Яшүсмер һәм закон” дигән түгәрәк өстәл утырышы үткәрде.
10–11 сыйныф укучылары белән очрашуга районның хокук саклау органнарыннан, тәрбия мәсьәләсенә кагылышы булган оешмалардан вәкилләр килгән, ата–аналар да чакырылган иде. Түгәрәк өстәл артында ачыктан–ачык сөйләшү дәрес формасында башланып китте. Укучылар Гөлнара Әхмәтханова биргән сораулар буенча закон, хокук бозулар, хокук тәртибе кебек төшенчәләргә ачыклык кертте, мәктәптә һәр сыйныфта очрарга мөмкин булган күренеш тәкъдим итеп, шуннан әлеге темага кагылышлы фактларны ачыклады, алар буенча фикерләрен җиткерде.
—Законны белү—аны аңлау, мәгънәсенә төшенү, дигән сүз. Бу ата–аналарга да кагыла,— диде район мәгариф идарәсе җи-тәкчесе Рина Бәдриева.—Без, мәктәп, ата–аналар, тәрбия мәсьәләсенә кагылышлы булган оешмалар үз иленең чын патриотын, лаеклы гражданинын тәрбияләү буенча бердәм эш алып барырга тиеш.
Ә чын патриот, илнең лаеклы гражданины бервакытта да закон таләпләренә каршы килә торган гамәлләр кылмый.
— Иң мөһиме — законда, мәктәп уставында язылган таләпләр үтәл-сен. Шул очракта сез полиция, прокуратура һәм башка хокук саклау органнарының кая икәнен дә белмәячәксез. Алар кулына бер эләксәгез, ул гомергә тормышыгызда кара тап булачак,— диде мәктәп директоры Фатыйх Хәкимуллин.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының юридик эшләр секторы әйдәп баручы белгече Руслан Дияров, район прокуроры урынбасары Алмаз Сәгыйтьҗанов, районның опека һәм попечительлек бүлеге белгече Гүзәл Шакирҗанова, нотариуслар Рәзинә Низаметдинова, Данил Рәхимов, полициянең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге өлкән инспекторы Алсу Һидиятуллина һәм башкалар укучыларны үз хезмәтләре белән таныштырдылар, киңәшләрен җиткерделәр, сорауларга җаваплар бирделәр. Укучыларның активлыгы, кызыксынып тыңлап утырулары, кызыклы, төпле сораулары очрашуга килгән кунакларга да ошады.
—Бүгенге тема белән бәйле һәм сезгә кагылышлы кайбер законнарны исегезгә төшереп үтәм, — диде Алсу Һидиятуллина.—Беренчедән, балигъ булмаганнарга ата–аналардан башка төнге 10 сәгатьтән соң урамда йөрү тыела. Ел башыннан шушы законны бозган өчен 76 беркетмә төзелде инде. Күбесе Арчада яшәүчеләр. Икенчедән, 18 яше тулмаганнарга шулай ук ата–аналардан башка спиртлы эчемлекләр сатылган урыннарда булу рөхсәт ителми. 15 ноябрьдән җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыю буенча яңа закон үз көченә керде. Аны бозучылар штрафка тартыла. Закон үз көченә кергәнгә күпме генә вакыт үтте. Шул арада да дистәдән артык закон бозу очрагы теркәлде, яртысы— балигъ булмаганнар.
“Йомшаклар гына җи- наять эшли: көчлеләргә һәм бәхетлеләргә ул кирәк түгел”, — дигән француз фәлсәфәчесе Вольтер. Бу чара да укучыларны көчле һәм бәхетле булырга чакырды. Ә аның өчен законнарны белергә, аңларга һәм сакларга гына кирәк.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International